ТӘРБИЯЧЕЛӘРГӘ ХӨРМӘТ!
Казанда ел саен уздырыла торган «Татарстан Республикасының иң яхшы иҗтимагый тәрбиячесе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Тантана ТР Милли китапханәсендә узды. Зона этапларының йомгаклары буенча, 21 иҗтимагый тәрбияче җинүче булып танылды.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы урынбасары, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларны яклау буенча республика комиссиясе рәисе урынбасары Алсу Асадуллина билгеләп үткәнчә, җәмәгать тәрбиячеләре – үзенә күрә супергеройлар. Эш, үз гаиләләре турында кайгырту белән беррәттән, алар илебезнең булачак гражданнары өчен зур җаваплылык тота. Бүгенге көндә ярты миллион бала мәктәптә белем ала, шуларның 50 меңе аерым контроль астында. Бу чарага җыелганнар шул эшне башкара да инде.
Бу бәйге 2012 елдан бирле уздырыла. Аның төп максаты – җәмәгать тәрбиячеләренең абруен республика дәрәҗәсендә күтәрү.
Конкурста берничә номинация билгеләнде: «Балачакны яклау», «Гаилә кыйммәтләре», «Зур тормышка юллама», «Ватанны саклау» һәм «Иҗади якын килү». Призлы урыннарны мәктәп укытучылары, җәмәгать оешмаларының җитәкчеләре һәм ЗАГС бүлеге җитәкчеләре алды. Әмир Вагыйзов, Анна Бектина, Рөстәм Сәлахов һәм Әлфия Хаппанова өч призлы урынны яулады. Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе конкурсында гран-прины Балык Бистәсе муниципаль районының хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар берләшмәсе җитәкчесе Илдус Мөталлапов алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев