Логотип Идель
Бу – тема!

КАЗАНДА КАЙДА ТИМЕРАЯКТА ШУЫП БУЛА?

Сизми дә калдык, декабрьнең инде беренче яртысы үтеп тә китте. Кышның иң тәмле, рәхәт вайбы шул декабрь-гыйнварь айлары инде. Һәм алар шундый тиз уза. Көннәр җылытканчы бозда шуып калырга кирәк. «Эш, уку...» дип ятма! Бездән сиңа Казандагы бозлар исемлеге, ә синнән яхшы кәеф һәм тимераяктагы фото, яме?

  • Каток «Трудовые резервы» – Ершова урамы, 7

Эш көннәрендә: 17:30-22:00

Ял һәм бәйрәм көннәре: 12:00-22:00

Үзеңнең тимераяклар белән керү – сәгате 150 сум.  7 яшькә кадәрге балалар – бушлай.  Прокат: зурларга – сәгате 250 сум, балаларга – 150.

  • «Кара күл»дәге каток

Эш көннәрендә: 12:00-22:00

Ял көннәрендә: 10:00-23:00

Бәйрәм: 9:00-23:00

Керү – бушлай. Тимераяклар прокаты: зурларга – 250, балаларга – 150 сум сәгате.

  • Кремль Яр буендагы каток (Кремлевская Набережная)

Эш көннәре: 16:00-23:00

Ялларда: 11:00-23:00

Үзеңнең тимераягың белән керү – 300 сум, вакыт буенча чикләүләр юк. Прокатка алу – 250 сум сәгате.

  • Ак барс арена янындагы каток – Ямашев проспекты, 115А

Эш көннәре: 17:00-22:00

Ялларда: 10:00-23:00

Үз тимераякларың белән керү – көне буена 160 сум. Прокат: зурларга – сәгате 300 сум, балаларга – 200.

  • Чирәм хоккее үзәге – Оренбург тракты, 11

Эш көннәрендә: 16:00-21:00

Ял көннәре: 11:00-21:00

Үз тимераякларың белән – 100 сум, прокат – сәгате 200, балаларга – 100 сум.

  • Каток – Дубрава урамы, 2е

Көндәлек: 9:00-21:00

Үзеңнең тимераякларың белән керү – сәгате 50 сум, прокатка алу – 200 сум, балаларга – 150.

  • Филармония янындагы каток – Павлюхин урамы, 73

Үз тимераякларың белән теләсә кайсы вакытта бушлай кереп була. Прокат юк.

  • Стадион «Ракета» – Стадион урамы, 1

Ял көннәрендә: 17:00-21:00

Керү: зурларга – 150 сум, балаларга – 80. 7 яшькә кадәр балалар, инвалидлар – бушлай. 36нчы  размерга кадәр тимераяклар прокаты – сәгате 60 сум, 36нчы размердан зурраклар – сәгате 120дән.

  • Төзелеш тармагы барлыкка килүнең 100 еллыгы скверы – Карбышева, 17

Көндәлек: 10:00-22:00

Үз тимераягың белән – бушлай, прокат – сәгате 200 сум, балаларга – 100.

  • Ял базасы «Солнечный» – «Залесный» торак массивы

Көндәлек 9:00-17:00

Үзеңнең тимераякларың белән керү – 200, прокатның сәгате – 150 сум.

  • Стадион «Локомотив»

Җомга: 17:00-21:00

Шимбә: 12:00-21:00

Якшәмбе: 14:00-21:00

14 яшькә кадәр балаларга керү – бушлай. Зурларга – 100 сум. Тимераяклар прокаты: зурларга — 150, балаларга  — сәгате 100 сумнан.

  • Стадион «Тасма» – Гагарин урамы, 56

Шимбә-якшәмбе: 10:00-21:00

Сишәмбе-җомга: 13:00-21:00

Керү – 110 сум, прокатның сәгате – 250 сум, 7 яшькә кадәрге балаларга керү бушлай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев