Илсөяр МАЛИКОВА автор яңалыклары
-
ПЕДАГОГИКА КӨЛЛИЯТЛӘРЕНДӘ БЕЛЕМ АЛУЧЫЛАРГА ЭШКӘ УРНАШУ МӨМКИНЛЕКЛӘРЕ КИҢӘЙТЕЛӘЧӘК
Педагогика көллиятләренең югары курс студентлары балалар бакчалары һәм башлангыч мәктәптә белем бирә, шулай ук түгәрәкләр алып бара алачак. -
УРАМ ТУР: КАЙДА? КАЙЧАН?КЕМНӘР КАТНАША?
28 июльдә «Беренчеләр хәрәкәте» УРАМ экстрим-паркы командасы белән берлектә Татарстан парклары буенча тур башлый. Катнашучыларны һәм барлык теләүчеләрне ярышлар, кызыклы остаханәләр һәм бию баттллары көтә. -
ТУҢДЫРМА КЕМНӘР ӨЧЕН КУРКЫНЫЧ?
Җәен, бигрәк тә кызуда, барыбыз да туңдырма белән ләззәтләнергә ярата. Әмма бу салкын тәм-том бөтен кешегә дә ярамый. Туңдырма кемнәр өчен зыянлы һәм аны ничек алыштырып булуы турында язмада сөйләдек. -
КАЗАН КРЕМЛЕНДӘ ТАТАР СПЕКТАКЛЬЛӘРЕННӘН ӨЗЕКЛӘР КҮРСӘТЕЛӘЧӘК
Бүген Казан Кремлендә халык-театр перфомансы узачак. Ул этник костюмнарда дефиле һәм татар спектакльләреннән өзекләр күрсәтүне үз эченә ала. Спектакльдә Казан халкы һәм кунаклары катнашачак. Аларга Г.Камал театры артистларының костюмнарын киеп карарга тәкъдим итәчәкләр. Шулай ук Гавами урыннар ишегалдында импровизацияләнгән подиум оештыралар – анда кичә кунаклары этник костюмнарда дефиле ясаячак. -
АЛТЫДАН СОҢ АШАУ: ГОРЬКИЙ ПАРКЫНДА ТӨНГЕ ГАСТРОМАРКЕТ УЗА
21 июльдә Казанның Горький паркында беренче тапкыр төнге гастромаркет узачак. Чарага 20.00 сәгатьтән 00.00 сәгатькә кадәр барырга мөмкин булачак, дип хәбәр итә шәһәр парклары һәм скверлары дирекциясенең матбугат хезмәте. -
«АЧЫ СУ» – ШОКОЛАД КӨНЕ: КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР
Ә сез беләсезме, бүген – сөтле, ак, кара, чикләвекле һәм башка күп-күп төрле шоколад яратучылар көне! 1995 елда французлар уйлап тапкан әлеге тәмле бәйрәм хәзер дә бөтен дөньяда үткәрелә. Язмада шоколад белән бәйле кызыклы фактларны җыйдык. -
«МИЛЛИ КОСТЮМНАР ПАРАДЫ» АКЦИЯСЕНДӘ КАТНАШ ҺӘМ ЗАМАНЧА КОСТЮМЫҢНЫ ТӘКЪДИМ ИТ
21 гасыр кызлары һәм егетләре үз халыкларының милли киемнәрен ничек тәкъдим итә ала? 15-18 июль көннәрендә Россиядә яшәүче төрле халык киемнәрен заманча стильләштереп күрсәтү мөмкинлеге туачак. «Тормыш стиле-мәдәни код» этно-fashion фестивале кысаларында «Милли костюмнар парады» акциясе узачак. -
НИЧЕК ДӨРЕС ТАЛАШЫРГА? 5 КИҢӘШ
Көлмәгез һәм тузга-язмаган нәрсәләр язып утыралар димәгез. Безнең ничек бәхәсләшү һәм талашуыбыздан әңгәмәдәшебез белән мөнәсәбәтләр яхшырырга яисә, киресенчә, бөтенләйгә бозылырга мөмкин. Дөрес итеп талашу өчен киңәшләрне биредә санап үттек. -
КАЗАН ЯШЬ ТАМАШАЧЫ ТЕАТРЫ ГАШЫЙК ЯШҮСМЕРЛӘР ТУРЫНДА АУДИОСПЕКТАКЛЬ ТӘКЪДИМ ИТӘ
Казан рус яшь тамашачы театры икенче аудиоспектакль тәкъдим итә. Ирина Васьковская пьесасы буенча әзерләнгән «Без. Трамвай. Мәхәббәт» спектакле гашыйк яшүсмерләр Егор һәм Алина, шулай ук ялгыз пенсионер Аркадий Иванович тарихын сөйләячәк. -
БЕНЕДИКТ КАМБЕРБЭТЧ MARVEL ГАЛӘМЕНӘ КИРЕ КАЙТА
Кадерле фанатлар, бик тиздән яраткан «Шерлок» сериалы аша таныш булган Бенедикт Камбербэтчны яңа проектта күрә алачакбыз. 2024 елда актер Marvel студиясенең яңа проектына табиб Стрэндж (доктор Стрэндж) роленә алыначак. Бу хакта ул журналистларга интервью вакытында сөйләгән. -
«ГРИЛЬ-МОРОЖКА»: ҖӘЙНЕҢ ИҢ ТӘМЛЕ ФЕСТИВАЛЕ СИНЕ ГОРЬКИЙ ПАРКЫНДА КӨТӘ
8-9 июльдә Казанның Горький паркының яшел кырында 12:00 дән 21:00 гә кадәр «Гриль-Морожка» фестивале узачак. Бәйрәм программасына гадәти булмаган десертлардан алып хуш исле стейкларга кадәр тәм-томнар, шулай ук күңел ачу чаралары кергән. -
ГОРЬКИЙ ПАРКЫНДА КУБЫЗДА ҺӘМ КУРАЙДА УЙНАУ, КИЕЗ БАСУ ҺӘМ БАШКОРТ БИЮЕ БУЕНЧА ОСТАХАНӘЛӘР ҮТӘЧӘК
5 июльдә Казанның Горький паркында башкорт мәдәниятенә багышланган «Тормыш агачы» проектының беренче чарасы узачак дип хәбәр ителә Казан мэриясе сайтында. -
ТАТАР ТАРИХЫН ҺӘМ МӘДӘНИЯТЕН КОМИКСЛАР ПОПУЛЯРЛАШТЫРА АЛАМЫ? МИЛЛИАРД ТАТАР ТӨРКЕМЕННӘН ЯҢА ПРОЕКТ
Тарихи вакыйгалар белән хәтта башлангыч сыйныф укучысы да кызыксынсын өчен нишләргә кирәк? «Миллиард татар» интернет-проекты татар халкы тарихына һәм мәдәниятенә игътибарны комикслар аша җәлеп итәргә тәкъдим итә. -
ОНЛАЙН ЯЗЫШУДА НИНДИ 5 ӘЙБЕР ТУРЫНДА ФИКЕР АЛЫШЫРГА КИҢӘШ ИТЕЛМИ?
Без 24/7 социаль челтәрләрдә утырабыз. Бөтен тормышыбызны шунда яктыртабыз, шәхси әйберләрне дә нәкъ менә онлайн язышуларда ачабыз. Әмма бөтенесен дә мессенджерларда ачып салу дөрес түгел, бу куркыныч тудырырга мөмкин. Онлайн язышуда 5 әйбер турында фикер алышмау киңәш ителә. Алар турында тулырак – язмада. -
ХХ ГАСЫР БЕЛӘН ЙӨЗГӘ-ЙӨЗ ОЧРАШУ: ТИНЧУРИН ТЕАТРЫННАН – «ҖИЛКӘНСЕЗЛӘР» ИНТЕРАКТИВ ПРЕМЬЕРАСЫ
Кәрим Тинчурин театры «Җилкәнсезләр» дип исемләнгән интерактив премьера чыгарды. Матбугат конференциясендә артистлар һәм режиссер Туфан Имаметдинов премьера турында бик тәмле итеп сөйләгәч, спектакльне һичшиксез барып күрергә кирәк дигән нәтиҗәгә килгән идем. Кыскасы, карап кайттым һәм аның үзенчәлекләре, премьераны карау өчен 4 сәбәп турында түбәндә язып чыктым.
Белми калма
-
27 декабря 2024 - 16:35
Кәрим Тинчурин театрына барабызмы?
-
27 декабря 2024 - 10:50
«ТУГАН БАТЫР» МУЛЬТСЕРИАЛЫ: НӘРСӘ ТУРЫНДА, КАЙЧАН ҺӘМ КАЙДАН КАРАП БУЛАЧАК?
-
23 декабря 2024 - 13:46
КАЗАНДА ПИЛОТСЫЗ АВИАЦИЯ СИСТЕМАЛАРЫ ФЕДЕРАЛЬ ПРОЕКТЫНА ЙОМГАК ЯСАЛДЫ
-
19 декабря 2024 - 12:25
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ АРАСЫНДА «ТАТАР ЕГЕТЕ, ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ