Логотип Идель
Бу – тема!

ОНЛАЙН ЯЗЫШУДА НИНДИ 5 ӘЙБЕР ТУРЫНДА ФИКЕР АЛЫШЫРГА КИҢӘШ ИТЕЛМИ?

Без 24/7 социаль челтәрләрдә утырабыз. Бөтен тормышыбызны шунда яктыртабыз, шәхси әйберләрне дә нәкъ менә онлайн язышуларда ачабыз. Әмма бөтенесен дә мессенджерларда ачып салу дөрес түгел, бу куркыныч тудырырга мөмкин. Онлайн язышуда 5 әйбер турында фикер алышмау киңәш ителә. Алар турында тулырак – язмада.

Скриншотлар белән мавыкма

Ой, кызлар, әйтегез әле, барыбыз да диалоглардан скриншотлар ясарга яратабыздыр бит? Тик моның белән сак булырга кирәк. Исеңдә тот, башка кешеләр тарафыннан беркемнең дә шәхси уйлары, проблемалары һәм хаталары бөтен интернетка яктыртылырга тиеш түгел. Хәтта иң якын иптәшеңә дә язышудан скриншотларны җибәрмәү хәерлерәк. Чөнки ул аны бу турыда белергә тиеш булмаган кешеләргә атарга мөмкин. Үзеңне шул кеше урынына куеп кара, бер дә рәхәт түгел, шулай бит?

Үзеңнең кайда икәнеңне әйтмә

Күптән түгел генә үзем караган «Профиль» дигән фильм искә төште. Кеше белән аралаша башлаганда гади саклык чараларын үтәмәү әздән генә бер журналист кызны харап итмәде.

Төгәл адресыңны виртуаль танышларыңа хәбәр итмә. Бигрәк тә яңа кеше белән аралашканда, бу турыда әйтмәү хәерлерәк. Йорт яныннан яисә син көн саен йөри торган җирләрдән фото һәм видеолар белән бүлешмә.

Яраткан кешең белән мөнәсәбәтләр турында башкалар белмәсен

Яратканың белән арагызда булган бөтен уңышлар һәм проблемаларны социаль челтәрләргә чыгарып салырга кирәкми. Хәтта шәхси чатларда да элеккеге һәм хәзерге егет/кызыңа карата начар мөнәсәбәтеңнән зарланма.

Укытучылар, төркемдәшләр һәм коллегаларыңны чатларда сөйләмә

Язышканда, бу исемлектәге кешеләр белән мөнәсәбәтләрне  яктыртма. Әйе, алар син/сез язышкан төркемдә булмаска да мөмкин, әмма, бәлки, анда сиңа зыян китерергә теләгән кешеләр бардыр. Шулай ук эш/уку чатларында кемне дә булса тасвирлый торган мемнар һәм кызык видеолар белән бүлешкәндә, уйлап эш ит, юкса адресатына барып җитәргә мөмкин. Кемдер яисә нәрсәдер турында фикер алышасың килсә, моны бик ышанычлы кеше белән шәхсән хәл ит.

Иптәшләрең турында мәгълүмат белән бүлешмә

Социаль челтәрләрдә иптәшләрең булган фото яисә видео белән үзләреннән  рөхсәт сорап кына бүлеш. Шулай ук, үзең шәхсән белмәгән кешеләрнең фотоларын куйганда да, сак булырга кирәк. Девичник, «пати»лардан теләсә нинди видео һәм фотоларны социаль челтәрләрдә күрсәтмәү яхшырак. Юкса үзеңә дә, башкаларга да күңелсезлек китерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев