Логотип Идель
Белми калма

«МИЛЛИ КОСТЮМНАР ПАРАДЫ» АКЦИЯСЕНДӘ КАТНАШ ҺӘМ ЗАМАНЧА КОСТЮМЫҢНЫ ТӘКЪДИМ ИТ

21 гасыр кызлары һәм егетләре үз халыкларының милли киемнәрен ничек тәкъдим итә ала? 15-18 июль көннәрендә Россиядә яшәүче төрле халык киемнәрен заманча стильләштереп күрсәтү мөмкинлеге туачак. «Тормыш стиле-мәдәни код» этно-fashion фестивале кысаларында «Милли костюмнар парады» акциясе узачак. Теләгән һәр кеше фестиваль мәйданчыкларында заманча милли костюмда фотога гына төшәргә тиеш. Чара Кремльдә (Присутственные места) һәм Болгарда үткәреләчәк. Яшь чикләве юк.

Акцияне оештыручылар сүзләренчә, бу чара яшь буынны үз тамарларына җәлеп итү, милли киемнәрне трендка әйләндерү максатыннан эшләнә. Акция баналь һәм бертөрле образлардан читкә китәргә өнди. Монда милли элементлар кертелгән үз стилеңне тәкъдим итәргә кирәк. «Милли костюмнар парады»нда катнашу өчен фото ясап, Вконтакте һәм Инстаграм социаль челтәрләренә (Россиядә тыелган) #модныйпарадмт хештегын куярга һәм «Миллард.Татар» аккаунтын билгеләп урнаштырырга кирәк.

19 июльдә исә жюри составы акциягә нәтиҗәләр чыгарачак һәм иң яхшы образларны сайлап алып бүләкләячәк. Бүләкләр истә калырлык һәм милли булачак. Шулай ук җиңүчеләр этно-fashion фестивалендә мода күрсәтүдә катнаша алачак дип хәбәр ителә.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев