ПЕДАГОГИКА КӨЛЛИЯТЛӘРЕНДӘ БЕЛЕМ АЛУЧЫЛАРГА ЭШКӘ УРНАШУ МӨМКИНЛЕКЛӘРЕ КИҢӘЙТЕЛӘЧӘК
Педагогика көллиятләренең югары курс студентлары балалар бакчалары һәм башлангыч мәктәптә белем бирә, шулай ук түгәрәкләр алып бара алачак.
Моннан тыш, инициативада күрсәтелгәнчә, югары уку йортларының өлкән курс студентлары университетлар һәм фәнни оешмаларда укыту-ярдәмче персонал һәм фәнни хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре вазифасын башкара алачак.
Мәгариф комитеты рәисе Ольга Казакова сүзләренчә, әлеге инициатива студентларны урта, һөнәри һәм югары белем бирү программалары буенча эшкә урнаштыру мөмкинлегенә кагыла.
Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин билгеләп үткәнчә, әлеге карар мәктәпләрдә кадрлар кытлыгын бетерергә ярдәм итәчәк, бу авыл җирлеге өчен аеруча актуаль. «Моннан тыш, диплом алгач, яшьләрнең эш тәҗрибәсе дә, хезмәт кенәгәсе дә булачак», – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 августа 2026 - 13:52
ТАБИБ 14 ЯШЬКӘ КАДӘР КЫЗЛАРГА НИ ӨЧЕН МАКИЯЖ КУЛЛАНЫРГА ЯРАМАВЫН АҢЛАТТЫ
-
20 августа 2026 - 11:21
БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ИҢ АВЫР ФӘН – МАТЕМАТИКА
-
19 августа 2026 - 15:18
КАЗАНДА «НОВАЯ ВОЛНА 2026»: ҖИДЕ КӨНЛЕК ПРОГРАММА
-
18 августа 2026 - 13:17
МӘКТӘПЛӘРДӘ КӨНЕНӘ ҖИДЕ ДӘРЕСТӘН АРТЫК ҮТКӘРЕРГӘ ЯРАМЫЙ
Нет комментариев