Логотип Идель
Белми калма

УРАМ ТУР: КАЙДА? КАЙЧАН?КЕМНӘР КАТНАША?

28 июльдә «Беренчеләр хәрәкәте» УРАМ экстрим-паркы командасы белән берлектә Татарстан парклары буенча тур башлый. Катнашучыларны һәм барлык теләүчеләрне ярышлар, кызыклы остаханәләр һәм бию баттллары көтә.

УРАМ тур маршруты үз эченә түбәндәге нокталарны алачак:

28 июль – Түбән Кама, экстрим-парк «АЙДА»;

29 июль – Яр Чаллы, экстрим-парк «Гренада»;

30 июль – Менделеевск, скейт-парк «Ушковские острова»;

5 август – Әлмәт, «Индустриальный сквер»;

6 август – Лаеш, Олег Кошевой урамы буенча экстрим-парк.

Һәр шәһәрдә ачык остаханәләр һәм All Styles юнәлешендә бию баттллары узачак. Шулай ук экстремаль спорт төрләре һәм урам иҗаты юнәлешләре буенча ярышларның сайлап алу этаплары үтәчәк. Дисциплиналар арасында скейтбординг, BMX һәм трюклы самокат бар. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак һәм 30 августта алар Казанда узачак «УРАМ» республика урамнар мәдәнияте фестиваленең финал этабына эләгәчәк.

Турда титуллы спортчылар һәм урам мәдәнияте вәкилләре катнашачак. Алар арасында Ирек Ризаев (ВМХ буенча алты тапкыр Россия чемпионы, Токиодагы Олимпия уеннарында катнашучы, ВМХ-фристайл буенча Россия җыелма командасы әгъзасы), Ксения Корюкина (No comply girls проектын булдыручы, Urban Games Бөтенроссия урам уеннары җиңүчесе), Марат Казиханов (биюче, урам биюләре һәм заманча биюләр куючы хореограф, Lets Start Dance фестивале җиңүчесе, MON театр киңлеге резиденты) һәм  Камил Садыйков (самокат спорты буенча Татарстан җыелма командасы әгъзасы, региональ һәм бөтенроссия ярышларында күп тапкыр җиңүче, BoardShop-Toxic8 командасы райдеры) булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев