Логотип Идель
Белми калма

ТАТАР ТАРИХЫН ҺӘМ МӘДӘНИЯТЕН КОМИКСЛАР ПОПУЛЯРЛАШТЫРА АЛАМЫ? МИЛЛИАРД ТАТАР ТӨРКЕМЕННӘН ЯҢА ПРОЕКТ

Тарихи вакыйгалар белән хәтта башлангыч сыйныф укучысы да кызыксынсын өчен нишләргә кирәк? «Миллиард татар» интернет-проекты татар халкы тарихына һәм мәдәниятенә игътибарны комикслар аша җәлеп итәргә тәкъдим итә.

Бүгенге көндә «Миллиард татар» түбәндәге комикслар белән бүлешә: «Путешествие в неизведанные земли: история Ибн Фадлана и булгарского царя Алмуша»

Хәзерге вакытта 16 биттән торган комикс сюжеты нигезендә Идел буе Болгарына Багдад хәлифе илчелеге килү һәм Идел буе территориясендә беренче Җәмигъ мәчете төзелә башлау ята. Бу вакыйга яшүсмерләргә аңлаешлы форматта тәкъдим ителә: бары тик матур рәсемнәр һәм минимум текст. Бернинди күңелсез диалоглар да юк. Тик шунысы гаҗәп: комикс рус телендә генә эшләнгән. Киләчәктә әлеге комикс белән бәйле өстәл уеннары чыгарырга планлаштырыла. Комикс белән «Миллиард татар» сайтында танышырга мөмкин.

«Мулланур Вахитов: создатель мусульманской армии и защитник Казани»

Япон стилендәге комикс татар халкының танылган революционеры Мулланур Вахитов шәхесе белән кызыксыну уяту ниятеннән ясалган. Шулай ук бу комикс белән дә «Миллиард татар» проекты сайтында танышырга була.

«История Зиланта»

Проект авторлары  моны нейрочелтәрләр ярдәмендә ясалган беренче татар комиксы дип игълан итә. Нейрочелтәр барлыкка китерткән сурәтләр тулы комикска әверелгән. Комикс Зилант һәм Барадж татар аждаһалары риваятьләренә нигезләнгән. Тиздән бу комиксны сайтта күреп булачак дип хәбәр итә проектны эшләүчеләр.

«Төньяк үрмәкүч»

Рәссам Евгений Зубковның «Северный паук» комиксының татарча тәрҗемәсе булачак бу. Комикс 2000 еллар башында барлыкка барлыкка килгән үрмәкүч-кеше вакыйгалары турында сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев