ГОРЬКИЙ ПАРКЫНДА КУБЫЗДА ҺӘМ КУРАЙДА УЙНАУ, КИЕЗ БАСУ ҺӘМ БАШКОРТ БИЮЕ БУЕНЧА ОСТАХАНӘЛӘР ҮТӘЧӘК
5 июльдә Казанның Горький паркында башкорт мәдәниятенә багышланган «Тормыш агачы» проектының беренче чарасы узачак дип хәбәр ителә Казан мэриясе сайтында.
Теләге булганнар традицион костюмнар, бизәнү әйберләре, декоратив-кулланма сәнгать, традицион уеннар, мәкальләр, башкортларның музыка кораллары белән таныша алачак, шулай ук традицион башкорт уен коралы кубыз һәм курайда уйнарга өйрәнү мөмкинлеге булачак. Башкорт күкрәк бизәкләре, агач савыт-сабага рәсем төшерү, башкорт орнаменты белән брошюра ясау, киез басу һәм чигү буенча остаханәләр оештырылачак. Бәйрәмнең нәни катнашучылары өчен дә программа әзерләнгән: бу квест та, әкиятләр дә, уеннар да. Ә төп мәйданчыкта башкорт биюе буенча остаханә узачак, аны Уфадан «Самауырлы ногайым» проектында катнашучылар үткәрәчәк. Чарада Башкортстан Республикасыннан популяр курайчы, халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты Юлай Касыймов чыгыш ясаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 сентября 2026 - 11:25
МӘКТӘПЛӘРДӘ БАШЛАНГЫЧ ХӘРБИ ӘЗЕРЛЕККӘ СӘГАТЬЛӘР САНЫ АРТТЫРЫЛГАН
-
14 сентября 2026 - 11:15
КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ ӨЧЕН ВПРДА ТАРИХ МӘҖБҮРИ ФӘН БУЛАЧАК
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
Нет комментариев