БЕНЕДИКТ КАМБЕРБЭТЧ MARVEL ГАЛӘМЕНӘ КИРЕ КАЙТА
Кадерле фанатлар, бик тиздән яраткан «Шерлок» сериалы аша таныш булган Бенедикт Камбербэтчны яңа проектта күрә алачакбыз. 2024 елда актер Marvel студиясенең яңа проектына табиб Стрэндж (доктор Стрэндж) роленә алыначак. Бу хакта ул журналистларга интервью вакытында сөйләгән.
Соңгы тапкыр бу персонаж «Доктор Стрэндж: В мультивселенной безумия» фильмында булган. Популяр актер яңа проектның исеме һәм нечкәлекләре турында әйтеп бетерми. Бенедикт Камбербэтч танылган табиб Стрэндж роленә кайтырга теләве турында инде башта да әйткән булган. Журналистлар булачак проектны тагын бер тулы метражлы фильмдыр дип уйлый. Аны төшерү киләсе елда башланырга тиеш. Якын арада барлык серләр дә ачылып бетәр дип өметләнәбез 
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
7 июля 2026 - 08:58
РОССИЯДӘ БЕРЕНЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНА ӨЙ ЭШЛӘРЕ БИРҮНЕ ГАМӘЛДӘН ЧЫГАРАЛАР
-
6 июля 2026 - 11:13
СӘЛӘТ БИЛӘР ФОРУМ ЮБИЛЕЙ СМЕНАСЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕ
-
6 июля 2026 - 11:11
ТАТАРСТАННАН 70 ЯШҮСМЕР АБУ-ДАБИГА БАРАЧАК
-
3 июля 2026 - 08:44
БДИДА 200 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫ «МАТУР» МОБИЛЬ НОМЕР АЛАЧАК
Нет комментариев