Логотип Идель
Бу – тема!

«АЧЫ СУ» – ШОКОЛАД КӨНЕ: КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР

Ә сез беләсезме, бүген – сөтле, ак, кара, чикләвекле һәм башка күп-күп төрле шоколад яратучылар көне! 1995 елда французлар уйлап тапкан әлеге тәмле бәйрәм хәзер дә бөтен дөньяда үткәрелә. Язмада шоколад белән бәйле кызыклы фактларны җыйдык  .

1.Шоколадның туган иле булып Мексика санала. Борынгы Майя кабиләләре үк какао җимешләрен кырып, көч бирүче xocolatl дип аталган эчемлек ясый торган булган. Шулай ук бу кабиләдә какао җимеше төп акча берәмлеге булып саналган.

2. Шоколад үбешүдән дә күбрәк һәм озаграк ләззәт бирә.

3. Какао агачлары 200 елга кадәр яши.

4. Шоколад үз исемен индеец телләре төркеменә карый торган ацтек теленнән алган. Тәрҗемәдә ул ачы су дигәнне аңлата.

5. Шоколадның яртысыннан күбрәген Европа илләре ашый.

6. Ак шоколадта какао юк.

7. Шоколад ашаучылар озаграк яши.

8. Элек шоколадны халыкның югары катламы гына ашый алган.

9. Россиядә шоколад сату тарихы 1850 елда башланган. Нәкъ шул вакытта Мәскәүгә алман Фердинанд фон Эйнем килгән һәм Арбатта шоколад, конфетлар җитештерү буенча кечкенә остаханә ачкан.

10. 1875 елда швейцарияле Даниэль Петер куертылган сөтне шоколад белән бутап, иң беренче сөтле шоколад булдырган.

11. Мексика штатларындагы дәвалаучылар шоколад ярдәмендә бронхитны бетерергә сәләтле. Ә кайбер төбәкләрдә балалар чаяннар һәм бал кортлары тешләмәсен өчен, иртән шоколад эчә.

12. Хәтта кечкенә шоколад кисәге дә депрессияле кәефне көйләргә һәм башны эшләтергә сәләтле.

13. Этләргә, песиләргә һәм кимерүче хайваннарга (күсе, әрлән) шоколад ашатырга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев