Илсөяр МАЛИКОВА автор яңалыклары
-
МИЛЛИ МУЗЕЙ 1 СЕНТЯБРЬ УҢАЕННАН «УкуДА!» КҮРГӘЗМӘСЕНӘ ЧАКЫРА
ТР Милли музее 1 сентябрьдә «УкуДА!» күргәзмәсен тәкъдим итәчәк. Оештыручылар совет тарихына чумарга һәм ул вакыттагы һәр укучыда булган предметлар белән танышырга чакыра. Кунакларга мәктәп портфельләре һәм дипломатлар, дәреслекләр, көндәлекләр, дәфтәрләр, линейкалар, каурый каләмнәр һәм башка экспонатлар күрсәтеләчәк. -
КАРИЕВ ТЕАТРЫНЫҢ ЯҢА СЕЗОНЫНДА НИЛӘР КӨТЕЛӘ?
Кариев театрының 36 сезоны 2 сентябрьдә «Ал җилкәннәр» (12+) премьерасы белән ачыла. Ассоль белән Грей хикәяте Кариев театры сәхнәсендә гадәти булмаган форматта тәкъдим ителә: тамашачы үзе дә спектакльдә катнашучыга әйләнә, зал диңгезгә әверелә, аудио һәм визуаль технологияләр, электрон музыка һәм табигать тавышлары белән кушылып, тылсымлы мохит тудыра, ә театр училищесы студентлары башкаруында пластик сәхнәләрне тамашачы чып-чын диңгез бинокльләреннән күзәтә алачак. -
ХНА БЕЛӘН РӘСЕМ ЯСАУ ҺӘМ ЧӘЙ ТАНТАНАСЫ: «ЧЕРЕК КҮЛ»ДӘ ЧӘЧӘК МАРКЕТЫ АЧЫЛА
26 августта 12:00да Казанның «Черек күл» паркында зур чәчәк маркеты ачылачак. Маркетта 30дан артык үсемлек һәм декоратив эшләр тәкъдим ителергә тиеш, дип хәбәр итә шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе. -
«СИТСА ТУЙ»: КАМАЛДА «СТИЛЬНЫЙ» МОҢСУ КОМЕДИЯ ТӘКЪДИМ ИТЕЛДЕ
Камал театры, сезон ачылу белән, тамашачыларына зарыгып көтелгән премьера – «Ситса туй» спектаклен тәкъдим итте. Сәхнәгә музыкаль комедияне инде күп кенә уңышлы спектакльләр чыгаручы яшь режиссер Айдар Җаббаров куйган. Һәм, алга китеп шуны әйтик, спектакльдә Айдар кулы яхшы сизелә. Премьера һәрвакыттагыча яхшы дәрәҗәдә һәм тормышчан килеп чыккан! -
«ЯЛКЫН» ЯШЬ БАШКАРУЧЫ «ДЫШАТЬ» БЕЛӘН АЧЫК ИНТЕРВЬЮГА ЧАКЫРА
28 августта «Ялкын» журналы «Дышать» псевдонимы белән чыгыш ясаучы популяр җырчы Гөлназ Шакированы ачык интервьюга чакыра. Хип-хоп һәм инди-поп жанрында башкаручы белән очрашуга «Ялкын»ның даими авторлары һәм татар музыкасын яратучылар җыелачак. -
КАЗАНДА «МИЛЛИ КИЕМ» ФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК
Кабан күле буенда 30 августта «Милли кием» чарасы узачак, анда теләгән һәркем үз халкының милли костюмында килә ала. Аны үткәрү вакытында, 12:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр, Мәрҗани урамы җәяүлеләр өчен генә ачык булачак. -
АЧУЫҢНЫ НӘРСӘ ЧЫГАРА? ШӘХЕС ТӨРЕН БИЛГЕЛИБЕЗ
Ачуыңны нәрсә чыгаруга карап, Майерс-Бриггс тесты буенча шәхес төрен билгеләп була. Моның өчен нервга тигән әйберләр исемлеге белән язмада бүлештек. Әйдә, яхшылап уйлап кара әле, иң ачуыңны чыгара торган әйбер нәрсә икән ул? -
КАЗАНГА РЕСПУБЛИКА КӨНЕНӘ КЛАВА КОКА ҺӘМ JONY КИЛӘЧӘК
Клава Кока һәм Jony республика көне уңаеннан уздырыла торган «Казан» гаилә үзәге янындагы бәйрәм концертының хедлайнерлары булачак. Концерт 17:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. -
ТАТАР КИТАБЫ ЙОРТЫНДА «АҺӘҢДӘШЛЕК» МИЛЛИ МУЗЫКА КОРАЛЛАРЫ ПРОЕКТЫ ТӘКЪДИМ ИТЕЛДЕ
20 августта «Татар китабы йорты» «Аһәңдәшлек» дип исемләнгән яңа милли музыка проектын тәкъдим итте. Биредә татар һәм башка тугандаш халыкларның милли музыка коралларыннан торган кечкенә концерт оештырылды. Чара турында үз фикеремне кыскача язмада калдырдым. -
КЫЗЛАР ӨЧЕН ШӘП YOUTUBE КАНАЛЛАР ИСЕМЛЕГЕ
Язмада кызлар өчен иң яхшы 6 кызыклы һәм мавыктыргыч YouTube каналлар белән бүлештек. Ул видеоканаллар косметика, матурлык, китаплар һәм төрле влоглар турында сөйли. -
КВИЗ, ПЕРФОРМАНС ҺӘМ ЯЗУЧЫЛАР ЧЫГЫШЛАРЫ: КРЕМЛЬ ЯР БУЕНДА ӘДӘБИ ФЕСТИВАЛЬ ҮТӘ
19 августта Кремль яр буендагы пирста әдәби фестиваль узачак. Шәһәр халкын һәм кунакларын язучыларның чыгышлары, квиз, остаханә һәм башка кызыклы әйберләр көтә. Бу турыда Казан мэриясе сайтында хәбәр ителде. -
«ГЛАГОЛИЦА» ХАЛЫКАРА ӘДӘБИ ПРЕМИЯСЕНДӘ КАТНАШУ ӨЧЕН 7 СӘБӘП
X «Глаголица» халыкара әдәби премиясе 11 сентябрьгә кадәр 10-17 яшьлек иҗади катнашучылардан гаризалар көтә. Бәйгедә катнашу өчен сәбәпләрне язмада санадык. -
ТАТАРЧА БАРБИ БЕЛӘН КЕН: «ПЕЧӘН БАЗАРЫ» КЫСАЛАРЫНДА FASHION TATAR АКЦИЯСЕ УЗА
Казанда «Печән базары» фестивале кысаларында Fashion tatar акциясе узачак. Акция татарча милли һәм заманча костюмнарны популярлаштыруга юнәлдерелгән. Анда татар Кены һәм Барбиларын сайлаячаклар. -
ИКИГАЙ: ТОРМЫШ ЯМЕН ТАБАРГА БУЛЫША ТОРГАН ЯПОН ТЕХНИКАСЫ ПРИНЦИПЛАРЫ
Кайвакыт без шулай «Сугыш һәм тынычлык» романындагы Андрей Болконский сыман тормыш мәгънәсен эзләп изаланабыз. Бу язма – үз-үзендә казынырга яратучылар өчен. Тормыш ямен табарга булыша торган япон техникасы турында ишеткәнегез бармы? Ул икигай дип атала. Аның ярдәме белән үз-үзеңне аңлап, нәрсәгә дә булса карашыңны һәм максатларыңны үзгәртергә мөмкин. -
VOLGA FASHION SHOW: ФОТОРЕПОРТАЖ
12 августта Казанда Volga Fashion Show узды. Мода дөньясының мөһим вакыйгасында 20 Россия дизайнеры үз коллекциясен күрсәтте. Бу юлы чара бөтен шәһәрне колачлап, берьюлы өч мәйданчыкта төрле форматта үтте.
Белми калма
-
23 декабря 2024 - 13:46
КАЗАНДА ПИЛОТСЫЗ АВИАЦИЯ СИСТЕМАЛАРЫ ФЕДЕРАЛЬ ПРОЕКТЫНА ЙОМГАК ЯСАЛДЫ
-
19 декабря 2024 - 12:25
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ АРАСЫНДА «ТАТАР ЕГЕТЕ, ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
-
18 декабря 2024 - 15:05
КАЗАН БУЕНЧА АК ЕЛАН СӘЯХӘТКӘ ЧЫГА!
-
16 декабря 2024 - 10:35
ШАЯРТЫРГА ЯРАТУЧЫЛАР БЕР СӘХНӘДӘ!