ТАТАР КИТАБЫ ЙОРТЫНДА «АҺӘҢДӘШЛЕК» МИЛЛИ МУЗЫКА КОРАЛЛАРЫ ПРОЕКТЫ ТӘКЪДИМ ИТЕЛДЕ
20 августта «Татар китабы йорты» «Аһәңдәшлек» дип исемләнгән яңа милли музыка проектын тәкъдим итте. Биредә татар һәм башка тугандаш халыкларның милли музыка коралларыннан торган кечкенә концерт оештырылды. Чара турында үз фикеремне кыскача язмада калдырдым.
Гадәттә, андый мәдәни чараларны калдырмаска тырышам. Чөнки аның һәркайсы – җан азыгы, яңа хис-кичерешләргә бай тәҗрибә. «Аһәңдәшлек» композитор һәм музыка белгече Фәрһад Бәхтияри, курайчы һәм җырчы Динә Абдуллина катнашында узды. Тере музыка беркайчан да битараф калдыра алмый. Ә милли уен кораллары кушылган тере музыка исә икеләтә сихри вайб тудырырга сәләтле.
Чараның рәсми нотада бармавы шундый ошады. Бу кичтә без барыбыз да – тамашачылар һәм музыкантлар – бер-беребез белән аһәңдәш булдык. Салмак һәм тыныч, үз көенә генә барган чара залны берләштерде. Шунлыктан һәр музыкаль композициядән ләззәт алу, ә вакыты-вакыты белән күзләрне йомып, көй дөньясына китү искиткеч рәхәтлек бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 августа 2026 - 13:52
ТАБИБ 14 ЯШЬКӘ КАДӘР КЫЗЛАРГА НИ ӨЧЕН МАКИЯЖ КУЛЛАНЫРГА ЯРАМАВЫН АҢЛАТТЫ
-
20 августа 2026 - 11:21
БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ИҢ АВЫР ФӘН – МАТЕМАТИКА
-
19 августа 2026 - 15:18
КАЗАНДА «НОВАЯ ВОЛНА 2026»: ҖИДЕ КӨНЛЕК ПРОГРАММА
-
18 августа 2026 - 13:17
МӘКТӘПЛӘРДӘ КӨНЕНӘ ҖИДЕ ДӘРЕСТӘН АРТЫК ҮТКӘРЕРГӘ ЯРАМЫЙ
Нет комментариев