КАРИЕВ ТЕАТРЫНЫҢ ЯҢА СЕЗОНЫНДА НИЛӘР КӨТЕЛӘ?
Кариев театрының 36 сезоны 2 сентябрьдә «Ал җилкәннәр» (12+) премьерасы белән ачыла. Ассоль белән Грей хикәяте Кариев театры сәхнәсендә гадәти булмаган форматта тәкъдим ителә: тамашачы үзе дә спектакльдә катнашучыга әйләнә, зал диңгезгә әверелә, аудио һәм визуаль технологияләр, электрон музыка һәм табигать тавышлары белән кушылып, тылсымлы мохит тудыра, ә театр училищесы студентлары башкаруында пластик сәхнәләрне тамашачы чып-чын диңгез бинокльләреннән күзәтә алачак.
Аңа кадәр Кариев театры 30 августта, Республика һәм Шәһәр көне уңаеннан, ике проектны тормышка ашырачак: «Казан – шагыйрьләр шәһәре» һәм «Вакыт кайтавазы: Анна Ахматова – татарча». Бәйрәм көне дәвамында театр бинасыннан аудиогазета яңгырап торачак, артистлар төрле чор шагыйрьләренең Казан һәм Татарстан турында язган шигырьләрен, танылган шәхесләрнең истәлекләрен һәм хатларын укыячак.
Икенче проект Заманча сәнгать галереясе белән берлектә әзерләнә. Хәзерге вакытта галереядә бара торган «МУЗАПЛАЧА» күргәзмәсендә Анна Ахматова татар телендә яңгыраячак, режиссер Эльдар Гатауллин хәзерге заман шагыйрьләре, Ахматованы тәрҗемә итүчеләр һәм Кариев театры артистлары катнашында әдәби-музыкаль кичә әзерли.
15-24 сентябрьдә Казанда яшь режиссерларның АРТМИГРАЦИЯ Бөтенроссия фестиваль-форумы узачак. Кариев театры сәхнәсендә ике спектакль күрсәтеләчәк. Беренчесе – Санкт-Петербург Зур курчак театрының «Я с тобой» спектакле (17 сентябрь), икенчесе – Кариев театрының узган сезон премьерасы «Рөстәм маҗаралары» (23 сентябрь).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
6 июля 2026 - 11:13
СӘЛӘТ БИЛӘР ФОРУМ ЮБИЛЕЙ СМЕНАСЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕ
-
6 июля 2026 - 11:11
ТАТАРСТАННАН 70 ЯШҮСМЕР АБУ-ДАБИГА БАРАЧАК
-
3 июля 2026 - 08:44
БДИДА 200 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫ «МАТУР» МОБИЛЬ НОМЕР АЛАЧАК
-
2 июля 2026 - 10:46
МЕДИНСКИЙ ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ ҺӘМ ТАРИХ ИМТИХАННАРЫН БЕРЛӘШТЕРҮНЕ МӨМКИН ДИП САНЫЙ
Нет комментариев