КАЗАНДА «МИЛЛИ КИЕМ» ФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК
Кабан күле буенда 30 августта «Милли кием» чарасы узачак, анда теләгән һәркем үз халкының милли костюмында килә ала. Аны үткәрү вакытында, 12:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр, Мәрҗани урамы җәяүлеләр өчен генә ачык булачак.
Программага дизайнерлар һәм брендлар маркеты, милли аксессуарлар булдыру буенча остаханәләр, милли киемнәрне киеп мода күрсәтү кергән. Шулай ук ТР Филармония джаз оркестры чыгышы, костюмнар һәм аксессуарларга багышланган экскурсияләр дә булачак. Чара режиссер Айдар Җәббаровның «Тукай Казанга кайтты...» авторлык спектакле белән тәмамланачак.
Шулай ук бу көнне танылган татар эшлеклеләре образларына багышланган «Кием галәме» күргәзмәсе дә ачылырга тиеш. Аны Камал театрыннан төшү юлында күрергә мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев