VOLGA FASHION SHOW: ФОТОРЕПОРТАЖ
12 августта Казанда Volga Fashion Show узды. Мода дөньясының мөһим вакыйгасында 20 Россия дизайнеры үз коллекциясен күрсәтте. Бу юлы чара бөтен шәһәрне колачлап, берьюлы өч мәйданчыкта төрле форматта үтте.
Узган шимбә кичендә «Ak Bars Retro Cars»та Россия дизайнерлары дефилесы гөрләде. Дефиле алдыннан кунакларны төсле лазер шоу каршы алды. Казаннан «Mazaltovman», Төмәннән «Kira Kuznetsova», Мәскәүдән «Giiipno», Волгоградтан «N. line», Түбән Новгородтан «MaViSe», Новосибирсктан «Svetlana Shpadyreva» һәм башка бик күп дизайнерлар үз хезмәтләрен уңышлы гына тәкъдим итте. Берничә коллекция балалар һәм яшүсмерләр образларына да багышланды. Аерым блокта ир-ат костюмнары күрсәтелде. Елның иң зәвыклы мода вакыйгасы белән фоторепортажда бүлешәбез.
Сүз уңаеннан, «Ялкын»ның сентябрь санында әлеге чараның үзенчәлекләре һәм иң истә калган коллекцияләр турында язма булачак.
Алия, Зиатдинова фотолары
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 августа 2026 - 13:52
ТАБИБ 14 ЯШЬКӘ КАДӘР КЫЗЛАРГА НИ ӨЧЕН МАКИЯЖ КУЛЛАНЫРГА ЯРАМАВЫН АҢЛАТТЫ
-
20 августа 2026 - 11:21
БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ИҢ АВЫР ФӘН – МАТЕМАТИКА
-
19 августа 2026 - 15:18
КАЗАНДА «НОВАЯ ВОЛНА 2026»: ҖИДЕ КӨНЛЕК ПРОГРАММА
-
18 августа 2026 - 13:17
МӘКТӘПЛӘРДӘ КӨНЕНӘ ҖИДЕ ДӘРЕСТӘН АРТЫК ҮТКӘРЕРГӘ ЯРАМЫЙ
Нет комментариев