Логотип Идель
Бу – тема!

«СИТСА ТУЙ»: КАМАЛДА «СТИЛЬНЫЙ» МОҢСУ КОМЕДИЯ ТӘКЪДИМ ИТЕЛДЕ

Камал театры, сезон ачылу белән, тамашачыларына зарыгып көтелгән премьера«Ситса туй» спектаклен тәкъдим итте. Сәхнәгә музыкаль комедияне инде күп кенә уңышлы спектакльләр чыгаручы яшь режиссер Айдар Җаббаров куйган. Һәм, алга китеп шуны әйтик, спектакльдә Айдар кулы яхшы сизелә. Премьера һәрвакыттагыча яхшы дәрәҗәдә һәм тормышчан килеп чыккан!

Ни генә дисәгез дә, татар тамашачысы комедияләргә яратып йөри. Чөнки алар җиңел, урыны-урыны белән ахмак һәм озак уйланасы да юк. Драма жанрын исә олысы да, кечесе дә авыр кабул итә, яисә бөтенләй кабул итми. «Ситса туй»ның уңышы зур булыр дип уйлыйм. Башта, спектакль чыкканчы, мин аңа озак әзерләндем, һәм, сюжетында «Мәхәббәт FM»га якын чалымнар булыр дип көттем. «Ситса туй» да, «Мәхәббәт FM» да – Илгиз Зәйниев әсәрләре. Шуңа шундый стильне көткәнмен булса кирәк. Тик бу спектакль башкачарак булып чыкты. Әйтәм ич, Айдар кулы сизелә дип. Ул турыда тагын тулырак түбәндәрәк булачак әле.

«Ситса туй» сюжеты нигезендә – 4 «бәхетсез» пар. Гөрләтеп туйлар уздырып, бер ел бергә яшәгәннән соң, боларның башларына «кылт» итеп аерылышу турында фикер килә. Сәбәпләрен дә әйтер идем инде...Кыскасы, чебеннән фил ясап утыралар. Ирләр хатыннарыннан, хатыннар ирләреннән канәгать түгел.

Шунысын да әйтергә кирәк, артистлар составы – алтын. Алар арасында Эмиль Талипов, Ләйсән Рәхимова, Илнур Закиров, Раил Шәмсуаров, Гүзәл Гюльвердиева һәм Алмаз Сабирҗанов бар.

Хәзер теге Айдар кулы дигән төп моментларга туктыйсы килә. Беренчедән, декор! Гадәттә, Камал театры спектакльләрендә ниндидер заманчалаштырып бизәлгән сәхнә – сирәк күренеш. Ә бу юлы ул ИКЕАдагы кухня, ванна, йокы бүлмәсен күчереп куйган кебек. Матур гына, һәр уртача яшәгән гаилә фатиры рәвешендә бизәлгән сәхнәдә хәтта душ та «рабочий». Геройларның киемнәре дә бүгенге көннекенә яраклаштырыган. Костюмнарның «стильный» булуы тамашачыга ләззәт бирә ич ул.

Икенчедән, режиссер геройларга кызык тавышлар «өләшкән». Берсе чиный, берсе сакау, берсе бөтенләй Дмитрий Нагиев тавышы белән сөйләшә. Галәмәт инде! Өченчедән, кызык монологлар: өйләнешкән парлар, бичаралар, микрофонга зарлары белән бүлешә.

Спектакль моңсу музыкаль комедия итеп тәкъдим ителә. Премьера алдыннан режиссер 2000 елларда популяр булган җырлар күп яңгыраячак дигән иде. Әйе, геройлар тарафыннан монда Венера Ганиеваның да, Салават Фәтхетдиновның да, Наил Табанаковның да шул чор өчен актуаль җырлары «свежий» вариантта яңгырады. Әмма ул җырлар артык күп кебек тоелды. Алар һәр аңлашылмаган ситуациядә дигәндәй, Дисней мультфильмнарындагы кебек җырлый.

Ә нигә моңсумы? Спектакльне караганда, көләсем дә, елыйсым да, кияүгә чыгуны кичектерәсем дә килде. Чөнки сәхнәдә бер аерылышу эпизодын да күрәбез: тормыш мәшәкатьләрен ызгышып, аннан дуслашып җиңеп булса, хыянәткә гаиләдә урын юк.

Ә, спойлер: спектакльнең иң башында 4 хатын-кыз туй чәчәк бәйләмнәрен залда утыручыларга ыргыта. Бәхетең булса, шунда эләктерергә дә мөмкин!

Салават КАМАЛЕТДИНОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев