КВИЗ, ПЕРФОРМАНС ҺӘМ ЯЗУЧЫЛАР ЧЫГЫШЛАРЫ: КРЕМЛЬ ЯР БУЕНДА ӘДӘБИ ФЕСТИВАЛЬ ҮТӘ
19 августта Кремль яр буендагы пирста әдәби фестиваль узачак. Шәһәр халкын һәм кунакларын язучыларның чыгышлары, квиз, остаханә һәм башка кызыклы әйберләр көтә. Бу турыда Казан мэриясе сайтында хәбәр ителде.
Фестиваль 16:00 сәгатьтә ачылачак. 16:50 сәгатьтә CreaSCOOL иҗат мәктәбе педагогы Анастасия Кастильодан «Сәхнәдә ничек чыгыш ясарга» актерлык осталыгы буенча остаханә башлана. CreaSCOOL өлкән актерлар төркеменнән «Кино укыйбыз» шигъри композициясен 17:00 сәгатьтә күрергә мөмкин булачак, ә
18:20 сәгатьтә артистлар сәхнәгә «С-мыслы» перформансы белән чыгачак.
17:15 сәгатьтә татар әкиятләрен иҗади өйрәнү чарасы башлана. Анда Society иҗади киңлек китап клубы вәкилләре катнашачак.
Интеллектуаль уеннарны яратучылар өчен 18:35 сәгатьтә «Укучы билеты» квизы үткәреләчәк. Җиңүчеләр бүләкләр алачак.
Әдәби фестиваль укучылар һәм язучыларның шигъри чыгышлары белән тәмамланачак. Алар сәхнәгә 19:00 сәгатьтә чыгачак. Керү ирекле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 марта 2026 - 12:45
ТАТАРСТАННЫҢ СИГЕЗ ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЫ ЧЫГАРЫЛЫШ СТУДЕНТЛАРЫН ЭШКӘ УРНАШТЫРУ РЕЙТИНГЫ ЛИДЕРЛАРЫ АРАСЫНДА
-
28 марта 2026 - 18:44
«Ялкын» журналы призларына узучы көрәш буенча Татарстан беренчелеге җиңүчеләре билгеле
-
27 марта 2026 - 15:08
АЛАБУГАДА ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА «ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫ ПРИЗЫНА ТАТАРСТАН БЕРЕНЧЕЛЕГЕ БАШЛАНДЫ
-
27 марта 2026 - 10:48
«ЯЛКЫН» МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫ ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ «АЛТЫН КАЛӘМ» ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ФИНАЛЫНА ҮТӘЧӘК
Нет комментариев