«ГЛАГОЛИЦА» ХАЛЫКАРА ӘДӘБИ ПРЕМИЯСЕНДӘ КАТНАШУ ӨЧЕН 7 СӘБӘП
X «Глаголица» халыкара әдәби премиясе 11 сентябрьгә кадәр 10-17 яшьлек иҗади катнашучылардан гаризалар көтә. Бәйгедә катнашу өчен сәбәпләрне язмада санадык.
Инде күп еллар дәвамында «Глаголица» халыкара әдәби премиясе иҗат итүче мәктәп укучыларына үз сәләтләрен үстерергә, үзләрен иҗади яткан ныграк ачарга ярдәм итә. Беренче тапкыр премиягә катнашырга килгән балалар башка елларда да, илһамланып, «Глаголица»га кире әйләнеп кайта. Ни өчен әдәбият һәм иҗат сөюче укучыларга әлеге халыкара премиядә катнашу мөһим?
1. Премиягә рус һәм татар телләрендәге эшләрне җибәрергә була.
2. Барлыгы сигез номинация бар: татар телендәге проза (10-13/14-17 яшь), татар телендәге шигърият (10-13/14-17 яшь), рус телендәге проза (10-13/14-17 яшь), рус телендәге шигърият (10-13/14-17 яшь), эссеистика (14-17 яшь), инглиз теленнән рус теленә әдәби тәрҗемә (14-17 яшь), неФормат – комикс, пьеса, сценария, фанфиклар (14-17 яшь), мультлингвалар – Россиядә яшәмичә татар телендә язучы авторлар эше (10-13/14-17 яшь).
3. Премия халыкара, димәк, чит төбәк һәм илләрдә яшәүче яшүсмерләр белән танышып дуслашу, аларның менталитетын белү мөмкинлеге бар.
4. Катнашучыларны танылган шагыйрь, язучы, журналист һәм тәрҗемәчеләр белән очрашулар көтә.
5. Катнашучылар язучы хезмәте, актерлык осталыгы һәм блоргерлык буенча остаханәләрдә катнаша алачак.
6. Татарстанның мәдәни мираслары буенча экскурсияләр үткәрү кергән.
7. Премиянең приз фондына саллы бүләкләр кергән: планшет, китаплар наборы, ә Гран-прига – «Бәллүр ябалак».
Катнашу өчен гаризаны монда җибәрү шарт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
6 июля 2026 - 11:13
СӘЛӘТ БИЛӘР ФОРУМ ЮБИЛЕЙ СМЕНАСЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕ
-
6 июля 2026 - 11:11
ТАТАРСТАННАН 70 ЯШҮСМЕР АБУ-ДАБИГА БАРАЧАК
-
3 июля 2026 - 08:44
БДИДА 200 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫ «МАТУР» МОБИЛЬ НОМЕР АЛАЧАК
-
2 июля 2026 - 10:46
МЕДИНСКИЙ ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ ҺӘМ ТАРИХ ИМТИХАННАРЫН БЕРЛӘШТЕРҮНЕ МӨМКИН ДИП САНЫЙ
Нет комментариев