КЫЗЛАР ӨЧЕН ШӘП YOUTUBE КАНАЛЛАР ИСЕМЛЕГЕ
Язмада кызлар өчен иң яхшы 6 кызыклы һәм мавыктыргыч YouTube каналлар белән бүлештек. Ул видеоканаллар косметика, матурлык, китаплар һәм төрле влоглар турында сөйли.
Эллина үз каналында төрле материаллар, шул исәптән яшәү рәвеше турында влоглар, сәяхәтләр турында видеолар һәм китапларга рецензияләр тәкъдим итә. Шулай ук еш кына кызыклы вакыйгалар һәм үз тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаша. Тормышыңны ничек яхшыртырга? Минималь бюджет белән ничек сәяхәт итәргә? Яңа телне ничек өйрәнергә? Ничек продуктив булырга һәм стресс белән көрәшергә? – блогер үз видеоларында шушы темаларны яктырта.
Марина чит телләрне өйрәнү өчен LinguaTrip дигән онлайн платформага нигез салучы. Аның YouTubeта 2 миллионнан артык язылучысы бар. Аның каналында төрле материаллар, шул исәптән эшмәкәрлек, продуктивлык һәм шәхси үсеш турында видеороликлар тәкъдим ителә. Ул телләрне өйрәнүгә карашны үзгәртергә ярдәм итә. Кыз шәхси мисалында АКШта үз бизнесынңны ничек ачарга икәнен күрсәтә, продуктивлыкны арттыру ысуллары, сәяхәтләр турында сөйли һәм финанс грамоталылыгына да өйрәтә.
Чын исеме Венди Цзе Хуанг – Австралиядә яшүче кытай YouTuberы, блогер, поп-җырчы һәм тавышландыру актрисасы. Аның YouTubeта 13 миллионнан артык язылучысы бар. Аның видеороликлары матурлык, мода һәм лайфхакларга багышланган. Вендиныд иҗади һәм мавыктыргыч контенты тамашачылар белән уртак тел табарга булыша.
Бу блогер исә пешекче һәм кондитер һөнәре буенча дәресләр төшереп танылган. Видеоларында ул гади десертлардан алып катлаулы тортларга кадәр аңлатып сөйли. Тәмле ризыклар пешерергә өйрәнергә теләүчеләр өчен бик яхшы контент! Әмма башта бераз телне өйрәнү кирәк булыр.
Ул күп миллионлы EM Cosmetics дигән косметика линиясенә нигез салучы булып тора. Мишель тамашачыларга макияж дәресләре, азык-төлек рецензияләре һәм яшәү рәвеше турында влоглар тәкъдим итә. Видеолар рус телендә бармаса да, барысын да аңларга мөмкин.
Машаның каналы мода, косметика, чәч, тән, йөз һәм башка хатын-кыз темаларына багышланган. Ул яхшы материалны кызыклы итеп бирә һәм төрле видеолар – влоглар һәм скетчлар төшерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев