Логотип Идель
Белми калма

ХНА БЕЛӘН РӘСЕМ ЯСАУ ҺӘМ ЧӘЙ ТАНТАНАСЫ: «ЧЕРЕК КҮЛ»ДӘ ЧӘЧӘК МАРКЕТЫ АЧЫЛА

26 августта 12:00да Казанның «Черек күл» паркында зур чәчәк маркеты ачылачак. Маркетта 30дан артык үсемлек һәм декоратив эшләр тәкъдим ителергә тиеш, дип хәбәр итә шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе.

Программада берничә алан булачак: хна белән рәсем ясау, гипс кашпога рәсем төшерү, чәй тантанасы, органика кабул итү һәм биогумус сату. Мәйданчыкта шулай ук үсемлекләрдән композицияләр галереясе һәм «Табигать – безнең йорт» фотоаланы барлыкка киләчәк.

Традицион чәчәк свопында кунаклар үсемлекләр, чәчәк ботаклары, кашпо, чүлмәкләр һәм ашлама белән алмаша алачак.

Кунакларны ачык лекторий да көтә. 13:00 сәгатьтә Дарина Садикова бүлмә үсемлекләренең файдасы, ә 15:00 сәгатьтә Оксана Бажина өйдә «джунгли»ны ничек тиз һәм зур инвестицияләрсез булдырырга кирәклеге турында сөйләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев