«ЯЛКЫН» ЯШЬ БАШКАРУЧЫ «ДЫШАТЬ» БЕЛӘН АЧЫК ИНТЕРВЬЮГА ЧАКЫРА
28 августта «Ялкын» журналы «Дышать» псевдонимы белән чыгыш ясаучы популяр җырчы Гөлназ Шакированы ачык интервьюга чакыра. Хип-хоп һәм инди-поп жанрында башкаручы белән очрашуга «Ялкын»ның даими авторлары һәм татар музыкасын яратучылар җыелачак.
Әңгәмә кысаларында «Дышать»ка тәҗрибәсе, иҗаты һәм уңышлары турында сораулар бирергә, шулай ук үз идеяләрең белән уртаклашырга мөмкин булачак. Ә иң мөһиме – очрашу ирекле форматта уза.
Әгәр дә син күңелле атмосферада вакыт уздырырга теләсәң, очрашуга килер өчен, сылтама буенча гариза тутырырга кирәк. Интервью Карл Маркс урамы, 54 йорттагы «ДомКофе» яңа киңлегендә оештырыла. Әңгәмә «Ялкын»ның рәсми YouTube-каналында урнаштырылачак. Без сине көтәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 августа 2026 - 13:52
ТАБИБ 14 ЯШЬКӘ КАДӘР КЫЗЛАРГА НИ ӨЧЕН МАКИЯЖ КУЛЛАНЫРГА ЯРАМАВЫН АҢЛАТТЫ
-
20 августа 2026 - 11:21
БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ИҢ АВЫР ФӘН – МАТЕМАТИКА
-
19 августа 2026 - 15:18
КАЗАНДА «НОВАЯ ВОЛНА 2026»: ҖИДЕ КӨНЛЕК ПРОГРАММА
-
18 августа 2026 - 13:17
МӘКТӘПЛӘРДӘ КӨНЕНӘ ҖИДЕ ДӘРЕСТӘН АРТЫК ҮТКӘРЕРГӘ ЯРАМЫЙ
Нет комментариев