Илсөяр МАЛИКОВА автор яңалыклары
-
«ЯЛТА-ЗӘЙ» ҮЗӘГЕНДӘ ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ ҖӘЙГЕ БЕРЕНЧЕЛЕГЕ УЗДЫ
16-17 сентябрьдә «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә Татарстан Республикасының җәйге беренчелеге узды. Барлыгы 30 команда җыелды, Татарстан районнарыннан тыш, Башкортостан һәм Казахстан вәкилләре дә биредә катнашты. Чараны ачу тантанасында катнашучыларны ТР Чаңгы ярышлары федерациясе, Зәй муниципаль районы, «Сетевая компания» АҖ спонсор-компаниясе җитәкчеләре сәламләде. -
АНЖЕЛА ЗАКИРОВА: «КӨРӘШ ЯЛГЫШУНЫ ЯРАТМЫЙ»
Көрәш буенча дөнья беренчелегендә 3 урын алган, Татарстан чемпионы, Россия призеры исеменә лаек булган 15 яшьлек Әлмәт кызы белән әңгәмә кордык. Анжела үзенең уңышлары, ни өчен көрәшне сайлавы һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты. -
КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА КҮРМӘҮЧЕЛӘР ТУРЫНДА СПЕКТАКЛЬ КУЯЛАР
19 сентябрьдә Кариев театры сәхнәсендә Казан дәүләт мәдәният институтының 4 курс студентлары спектакль күрсәтәчәк. Бу – Кариев театры һәм мәдәният институтының уртак хәйрия проекты. Студентлар Антонио Буэро Вальехо пьесасы буенча куелган «В пылающей тьме» спектаклен тәкъдим итәчәк. -
КӨЗГЕ OPEN SPACE MARKET: БАРУ ӨЧЕН 6 СӘБӘП
16-17 сентябрьдә Казан ипподромында көзге Open Space Market фестивале узачак. Мәйданчык 11:00 дән 20:00 гә кадәр эшли. Кояшлы ялларны файдалы үткәрергә теләсәң, рәхим ит! Open Space Marketка бару өчен сәбәпләрне тулырак язмада санадык. -
ОНЛАЙН КӨНДӘЛЕК АЛЫП БАРУ ӨЧЕН 5 КУШЫМТА
Шәхси кәгазь көндәлектән туйсаң яисә кулдан язарга вакыт таба алмасаң, һәрчак кул астында була торган онлайн кушымталар – нәкъ синең өчен! Алар илһамлану, хис-кичерешләрең белән уртаклашу һәм көн саен үз фикерләреңне язу өчен файдалы ярдәмчегә әвереләчәк. -
КАЗАННЫҢ «ТИТРЫ» ИНКЛЮЗИВ КИНО МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАР ҖЫЯ
Дәресләргә 11-17 яшьлек теләүчеләр кушыла ала. Укулар атнага ике тапкыр «Перемена» инклюзив-ял үзәгендә Кол Гали ур., 10 адресы буенча алып барыла. Гаризалар 21 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Тулырак һәм расписаниене түбәндәге телефон буенча белергә мөмкин: +7 (987)416-07-20. -
БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ: ҺӘР АПТЕЧКАДА БУЛЫРГА ТИЕШЛЕ 10 ӘЙБЕР
сДарулар – һәр йортта да булырга тиешле иң мөһим әйберләрнең берсе. Гадәттән тыш хәлләрдә үзеңнең яки башка кешенең гомерен саклап калу өчен, аптечкага беренче чиратта ярдәмгә килә торган әйберләрне җыярга кирәк. Шул универсаль аптечканы язмада тәкъдим итәбез. -
КАЗАНДА УНБЕРЕНЧЕ BEAT WEEKEND ДОКУМЕНТАЛЬ КИНО ФЕСТИВАЛЕ УЗА
21 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Казанда унберенче Beat Weekend документаль кино фестивале узачак. Beat Weekend программасына җәйге Beat Film Festival хитлары, узган елларның иң яхшы фильмнары һәм «Милли бәйге»дә җиңгән кинолар кертелгән. -
«ЯДӘЧ! ИСТӘ!», «НЕЙРОСЕТЬ» ҺӘМ БАШКАЛАР: СЕНТЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК ФИЛЬМНАР ИСЕМЛЕГЕ
Көзнең беренче ае нинди фильмнар белән сөендерәчәк? Язмада шуларны барлыйбыз. Көтелгән 5 премьераны бер җиргә җыйдык. Чипсы белән попкорныңны әзерлә, яхшылап утыр, киттек! -
УКУЧЫЛАР ҺӘМ СТУДЕНТЛАР АРАСЫНДА «TATAR. БУ ХАКАТОН» ЯРЫШЫ СТАРТ АЛДЫ
Казанда 8-10 сентябрь көннәрендә укучылар һәм студентлар арасында «Tatar. Бу Хакатон» ярышы үтә. Ул татар телен үстерү буенча инновацион кушымталар һәм сервислар ясау, мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге мәдәниятне үстерү максатыннан оештырыла. -
АЧЫК ИШЕКЛӘР КӨНЕ: КАЗАН ЯШҮСМЕРЛӘРЕ КЫЗЫКСЫНУЛАР БУЕНЧА 55 КЛУБКА ЯЗЫЛА АЛА
10 сентябрьдә Казан яшьләр клубларында бердәм Ачык ишекләр көне уза. Яшүсмерләр үзләре теләгән түгәрәкләргә һәм секцияләргә языла алачак. Ачык ишекләр көнендә «Подросток» челтәренең 55 учреждениесе тәкъдим ителәчәк, алар 50 дән артык юнәлеш буенча дәресләр тәкъдим итәчәк дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты. -
ҮЗ ШӨГЫЛЕҢНЕ ҺӨНӘРГӘ ӘВЕРЕЛДЕР: PROИНТЕРЕС ФЕСТИВАЛЕ СИНЕ КӨТӘ!
4 сентябрьдә PROинтерес фестивале старт алды. Фестиваль үз шөгылеңне һөнәргә әверелдерергә чакыра. Катнашучылар теге яки бу һөнәрне үзләштерүдә нәрсә ярдәм итәчәген беләчәк, төрле биремнәрне үтәгәндә, предприятиеләр командалары белән танышачак. -
БЕЛЕМ КӨНЕНДӘ ХАЛЫК СӘНГАТЬ КӘСЕПЛӘРЕ БУЕНЧА СЫЙНЫФ СӘГАТЬЛӘРЕ УЗДЫ
Белем бәйрәме көне уңаеннан узган тантаналы линейкадан соң, Казанның Идел буе районының 69 номерлы мәктәбендә «Халык сәнгать кәсепләре һәм һөнәрләре» темасына сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Башлангыч, урта һәм өлкән сыйныф укучылары Татарстан халыклары бәйрәмнәре, милли киемнәр, татар орнаментлары һәм һөнәрләре белән танышты. Шулай ук укучыларга Казан халык сәнгать кәсепләре техникумыннан килеп, остаханә дә күрсәттеләр. -
СТЕНДАП-ШОУ ҺӘМ БУШЛАЙ РОК-КОНЦЕРТ: СЕНТЯБРЬ БАШЫНДА КАЗАНДА УЗА ТОРГАН 6 ЧАРА
Язмада көз башында үткәрелә торган күңел ачу чараларын җыйдык. Спойлер: ул көннәрдә популяр рус йолдызлары чыгышлары көтелә. Казанда булсаң, исемлектә саналган вакыйгаларга барып килергә онытма. -
РЕСПУБЛИКА КӨНЕНДӘ АННА АХМАТОВАНЫҢ ШИГЫРЬЛӘРЕН ТАТАРЧА УКЫЯЧАКЛАР
30 августта Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры ике проектны тормышка ашыра: «Казан – шагыйрьләр шәһәре» һәм «Вакыт кайтавазы: Анна Ахматова – татарча».
Белми калма
-
23 декабря 2024 - 13:46
КАЗАНДА ПИЛОТСЫЗ АВИАЦИЯ СИСТЕМАЛАРЫ ФЕДЕРАЛЬ ПРОЕКТЫНА ЙОМГАК ЯСАЛДЫ
-
19 декабря 2024 - 12:25
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ АРАСЫНДА «ТАТАР ЕГЕТЕ, ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
-
18 декабря 2024 - 15:05
КАЗАН БУЕНЧА АК ЕЛАН СӘЯХӘТКӘ ЧЫГА!
-
16 декабря 2024 - 10:35
ШАЯРТЫРГА ЯРАТУЧЫЛАР БЕР СӘХНӘДӘ!