Логотип Идель
Бу – тема!

СТЕНДАП-ШОУ ҺӘМ БУШЛАЙ РОК-КОНЦЕРТ: СЕНТЯБРЬ БАШЫНДА КАЗАНДА УЗА ТОРГАН 6 ЧАРА

Язмада көз башында үткәрелә торган күңел ачу чараларын җыйдык. Спойлер: ул көннәрдә популяр рус йолдызлары чыгышлары көтелә. Казанда булсаң, исемлектә саналган вакыйгаларга барып килергә онытма.

  • 1 сентябрьдә 16:00 сәгатьтә Кремль яр буенда Белем көненә багышланган бәйрәм чарасы узачак. Кунаклар өчен шәһәрнең бию һәм вокал коллективлары чыгыш ясаячак, актерлык осталыгы һәм «Көз буяулары» рәсеме буенча остаханәләр узачак. Ә беренче сыйныф укучылары тантаналы рәвештә, кулын «Көндәлек»кә куеп, ант бирәчәк.
  • 2 сентябрьдә 20:00 сәгатьтә «Шәрык клубы» ишегалдында Камал театры оркестрының «Тоторода кунакта» концерты була. Репертуарда Хаяо Миядзаки мультфильмнарыннан музыка, «Гарри Поттер» фильмыннан әсәрләр яңгыраячак.
  • Шулай ук 2 сентябрьдә 17:30да «Now&How» музыка мәктәбенең бушлай рок-концерты уза. Концерт Кремль яр буе сәхнәсендә ачык һавада оештырыла. Концертта төрле жанрдагы хитлар башкарылачак. Танылган рок-хитларның кавер версияләре дә тәкъдим ителәчәк.
  • Тагын 2-3 сентябрь көннәрендә «МЕГА» сәүдә үзәгендә JUST CLOTHES FASHION WEEKEND мода һәм стиль бәйрәме уңаеннан Дима Билан чыгыш ясаячак. Шулай ук автографлары белән Влад Соколовский, ST һәм Ирина Дубцова сөендерәчәк. Бәйрәм көннәрендә паблик-токлар һәм Юлия Савичева килү дә көтелә.
  • 5 cентябрьдә «Шалт, Мөхәммәтҗан» татарча стендап-шоу съемкалары үтәчәк. Юмор чаралары ел дәвамында төрле мәйданчыкларда уза, иң шәп мәзәкләр TMTV каналындагы телевизион тапшыруга эләгә. 5 сентябрь көнне Stand Up Clubта  «Шалт, Мөхәммәтҗан»нан 18:00дә һәм 21:00дә ике кичә көтелә.  
  • 8-10 сентябрьдә Казанда «НУР» халыкара медиа сәнгать фестивале узачак. Россия һәм чит ил рәссамнарының күргәзмәләрен һәм инсталляцияләрен биштән артык локациядә күрергә мөмкин булачак. Программада шулай ук лекцияләр, маппинг-шоулар да бар. Фестивальнең төп программасы Черек күл паркында, УРАМ экстрим-паркында узарга тиеш. Кайбер мәйданчыкларга керү билетлар буенча башкарылачак. Фестиваль турында тулырак сылтама буенча https://kzngo.ru/event/festival-mediaiskusstva-nur-11837 белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев