Логотип Идель
Белми калма

КАЗАНДА УНБЕРЕНЧЕ BEAT WEEKEND ДОКУМЕНТАЛЬ КИНО ФЕСТИВАЛЕ УЗА

21 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Казанда унберенче Beat Weekend документаль кино фестивале узачак. Beat Weekend программасына җәйге Beat Film Festival хитлары, узган елларның иң яхшы фильмнары һәм «Милли бәйге»дә җиңгән кинолар кертелгән.

Фильмнар Киномакс-ІМАХТА һәм «Смена» заманча мәдәният үзәгендә күрсәтеләчәк. Расписание белән биредә танышып була. Фестивальдә түбәндәге фильмнар тәкъдим ителә:

«Линч/Oз» фильмында 6 кино тәнкыйтьчесе һәм режиссеры Дэвид Линчның  сюрреалистик образларының чыганагы һәм гомумән илһамы турында фикер алыша.

«Меня зовут Альфред Хичкок» фильмында Хичкок тамашачыларга үзе мөрәҗәгать итәчәк.  Ул үз фильмнарының ни өчен классикага әверелүе һәм бүгенге көндә аны ни өчен карарга кирәклек турында сөйләячәк.

«Нам Джун Пайк: Луна – первый телевизор» видеоартка нигез салучы тарихы турында сөйли. Документаль фильм технологияләр ярдәмендә сәнгать кысаларын җимереп, яңа медиа телен булдыручыны тасвирлый.

«Сны отеля «“Челси”»да андеграунд стилендәге Нью-Йорк сурәтләнә. Аның кунаклары арасында Патти Смит, Леонард Коэн һәм Энди Уорхол булган. Әмма бу артта калды. Хәзер бу кунакханәне «бутик-отель»гә әйләндерергә телиләр.  

«32 звука» тавышның физик һәм эмоциональ тәэсире турында бара. Без ничек ишетәбез, тыңлыйбыз, ничек башкаларның тавыш яңгырашы вакыт һәм киңлеккә күчерә ала? Бу турыда шушы мавыктыргыч иммерсив эксперимент сөйли.

«По волнам: Искусство звука в кино» фильмы Голливуд саунд-дизайны эволюциясенә багышлана. Кадрларда тавыш режиссерлары һәм композиторлары белән беррәттән Дэвид Линч, Джордж Лукас, Кристофер Нолан, Стивен Спилберг һәм София Коппола чагылачак. 

«Студия 54» исә тамашачыларны 1970 еллардагы Нью-йорк клубына күчерә. Биредәге легендар тарих турында шушы клубның өлешенә әверелгән кешеләр барлык белгән һәм күргәннәре белән бүлешә.

Моннан тыш, тамашачылар бу елны «Милли бәйге»дә җиңгән һәм «Европа Оскар»ына номинацияләнгән «Рай» фильмы да күрсәтеләчәк. Ул Якутиядәге урман янгыннарына багышланган.

Шулай ук фестиваль башында «Смена» заманча мәдәният үзәгендә музыкаль программа күрсәтеләчәк. Фильм башланыр алдыннан  бер сәгать кала,  композитор, музыкаль үсеш буенча укытучы Регина Рокитянская  «Смена» буенча «тавышлар белән йөрү» үткәрә. Катнашучылар шәһәр киңлегенең  тавышын тыңлап, шунда үзләрен ишетә алачак. Фильмнан соң электрон музыкантлар – «Казанский Бедрум»: Dark-Ray һәм fourthtuna – live-чыгышлар башкарачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев