Логотип Идель
Бу – тема!

АНЖЕЛА ЗАКИРОВА: «КӨРӘШ ЯЛГЫШУНЫ ЯРАТМЫЙ»

Көрәш буенча дөнья беренчелегендә 3 урын алган, Татарстан чемпионы, Россия призеры исеменә лаек булган 15 яшьлек Әлмәт кызы белән әңгәмә кордык. Анжела үзенең уңышлары, ни өчен көрәшне сайлавы һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты.

Тулы исеме: Анжела Рафил кызы Закирова

Туган көне: 10.09.2008

Яши: Әлмәт шәһәре Кәләй авылы

– Көрәшкә ничек килдең? Ни өчен нәкъ менә шушы спорт төрен сайладың?

– Көрәшкә алты ел элек килдем. Ул вакытта өченче сыйныфта укый идем. Бервакыт сыйныфка көрәш буенча тренер килеп керде дә, малайларны җыярга теләве турында хәбәр итте. Ә мине исә бу бик кызыксындырды. Сүз уңаеннан, мин кечкенәдән гел малайлар белән уйный идем. Физкультура укытучым тренерга бу хакта әйтте. Шуннан тренер миңа беренче тренировкага килеп карарга рөхсәт итте. Беренче дәрестә үк мин тырышлыгымны күрсәттем һәм мине командага алдылар. Шулай билбаулы көрәшкә кереп киттем инде.

Ни өчен көрәшме? Минемчә, бу иң яхшы спорт төре. Мин берничә спорт төре белән шөгыльләнеп карадым: футбол, волейбол, баскетбол. Әмма нәкъ менә көрәш миңа туры килә. Башка спортта мин озакка кала алмыйм.

– Көрәштә илһамландыручың кем?

– Мотиваторым дип тренерымны атый алам. Ул – һәрчак мине илһамландырып, ярдәм итеп торучым. Берәр нәрсә барып чыкмаса, ул башны имәскә өйрәтә.

– Көрәш – ир-атлар спорт төре,  дигән стереотипка ничек карыйсың?

– Әйе, өлешчә килешәм. Әмма көрәш кызларга да «бик килешә» дип саныйм. Әйткәнемчә, көрәш – иң яхшысы!  

– Әле шундый яшь булуыңа карамастан, син инде Татарстан чемпионы исемен дә алдың бит.

– Әйе, мин инде көрәш буенча Татарстан чемпионы, шулай ук Россия призеры исеменә лаек булдым. Моннан тыш та, җиңүләрем җитәрлек. Татарстан беренчелеге буенча көрәш Болгар шәһәрендә үткән иде. Анда унике кыз катнашты. Нәтиҗәдә, мин аларны уздым һәм чемпион исемен алдым. Әле менә җәйнең соңгы көннәрендә Уфада егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча дөнья беренчелеге узды. Мин анда өченче урын алдым.

– Синеңчә, көрәштә иң мөһиме – нәрсә?

– Көрәш ялгышуны яратмый. Аның белән шөгыльләнгәндә, бик яхшылап уйларга һәм игътибарлылыкны югалтмаска кирәк дип саныйм. Чөнки бер генә хата барысын да бозып ташларга мөмкин.

– Көрәш белән шөгыльләнә башлагач, көнкүрештә ниләр үзгәрә?

– Туклануны күзәтә башлыйсың. Көрәштә бу бик мөһим санала. Кайчак спортчыларга ярышлар алдыннан авырлыкны «кудыру» да кирәк була. Мәсәлән, дөнья беренчелегендә катнашканда, мин 4 килограммны  «кудырдым».

– Беренче җиңүеңнән соң үзеңдә нинди үзгәрешләр сиздең?

– Әлбәттә инде мотивация рухы уянды! Туктамаска һәм алга таба күбрәк эшләргә, чемпион булырга кирәклекне аңладым.

 Синең өчен үрнәк булган кумирларың бармы?

– Бар. Ирекле көрәш буенча Валерия Коблова. Ул – күп тапкырлар Россия, Европа чемпионы һәм Олимпия уеннары призеры. Билбау көрәшендә минем кумирым –  үзем!

– Биш елдан соң үзеңне кем итеп күрәсең?

– Спортны ташлау уе юк. Ул вакытка тренерлыкка укырга китеп, башка спортчыларны өйрәтермен дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев