РЕСПУБЛИКА КӨНЕНДӘ АННА АХМАТОВАНЫҢ ШИГЫРЬЛӘРЕН ТАТАРЧА УКЫЯЧАКЛАР
30 августта Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры ике проектны тормышка ашыра: «Казан – шагыйрьләр шәһәре» һәм «Вакыт кайтавазы: Анна Ахматова – татарча».
Бәйрәм көне дәвамында театр бинасыннан аудиогазета яңгырап торачак, артистлар төрле чор шагыйрьләренең Казан һәм Татарстан турында язган шигырьләрен, танылган шәхесләрнең истәлекләрен һәм хатларын укыячак.
«Икенче проект 14.00 сәгатьтә Заманча сәнгать галереясе белән берлектә әзерләнә. Хәзерге вакытта галереядә бара торган «МУЗАПЛАЧА» күргәзмәсендә Анна Ахматова шигырьләре татар телендә яңгыраячак, режиссер Эльдар Гатауллин хәзерге заман шагыйрьләре, Ахматованы тәрҗемә итүчеләр һәм Кариев театры артистлары катнашында әдәби-музыкаль кичә әзерли», – дип хәбәр итә Кариев театры.
Кичәдә Лилия Гыйбадуллина, Фәнил Гыйләҗев, Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Рәмис Аймәт, Илсөяр Иксанова, Кариев театры артистлары катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
6 июля 2026 - 11:13
СӘЛӘТ БИЛӘР ФОРУМ ЮБИЛЕЙ СМЕНАСЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕ
-
6 июля 2026 - 11:11
ТАТАРСТАННАН 70 ЯШҮСМЕР АБУ-ДАБИГА БАРАЧАК
-
3 июля 2026 - 08:44
БДИДА 200 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫ «МАТУР» МОБИЛЬ НОМЕР АЛАЧАК
-
2 июля 2026 - 10:46
МЕДИНСКИЙ ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ ҺӘМ ТАРИХ ИМТИХАННАРЫН БЕРЛӘШТЕРҮНЕ МӨМКИН ДИП САНЫЙ
Нет комментариев