Логотип Идель
Белми калма

ҮЗ ШӨГЫЛЕҢНЕ ҺӨНӘРГӘ ӘВЕРЕЛДЕР: PROИНТЕРЕС ФЕСТИВАЛЕ СИНЕ КӨТӘ!

4 сентябрьдә PROинтерес фестивале старт алды. Фестиваль үз шөгылеңне һөнәргә әверелдерергә чакыра. Катнашучылар теге яки бу һөнәрне үзләштерүдә нәрсә ярдәм итәчәген беләчәк, төрле биремнәрне үтәгәндә, предприятиеләр командалары белән танышачак.

Фестивальнең төп максаты – булачак яшь белгечләрне иң кирәкле һөнәрләр белән таныштыру. Анда катнашу өчен 10 яшьтән 22 яшькә кадәрге кешеләр чакырыла. Аларга PROинтерес фестиваленең рәсми битенә керергә һәм биремнәр үтәргә кирәк. Фестиваль кысаларында катнашучыларны мавыктыргыч чаралар һәм очрашулар көтә. PROинтерес бигрәк тә югары сыйныф укучылары өчен файдалы. Алар киләчәктә нәрсә белән шөгыльләнергә теләүләрен ачыклый алачак. Фестиваль укучыларга алдагы перспективаларны ачыкларга булыша. «Фестиваль кысаларында катнашучылар онлайн режимда танышачак, предприятиеләргә экскурсияләргә бара алачак. Яшьләрне стажировкага алып барган идек, аларның кайберләренә хәтта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу бәхете тә тәтегән иде»,  –  дип кызыктырды PROинтерес фестивале җитәкчесе Эльвина Янышева.

Фестивальдә катнашу 30 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр өләшенәчәк, ә иң күп треклар үткән 150 активист Яр Чаллыда узачак дүрт көнлек күчмә сменага чакырыла. Анда алар экспертлар белән танышып, һөнәри юнәлеш бирү буенча укыту узачак.

Фестивальдә моңа кадәр гуманитар юнәлештәге һөнәрләргә басым ясалса, бу көздән карьера треклары 12 юнәлештә төзелергә тиеш. Әйтик, профильле югары уку йортлары белән бәйле күп кенә инженерия һәм техник һөнәрләр булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев