Логотип Идель
Белми калма

КӨЗГЕ OPEN SPACE MARKET: БАРУ ӨЧЕН 6 СӘБӘП

16-17 сентябрьдә Казан ипподромында көзге Open Space Market фестивале узачак. Мәйданчык 11:00 дән 20:00 гә кадәр эшли. Кояшлы ялларны файдалы үткәрергә теләсәң, рәхим ит! Open Space Marketка бару өчен сәбәпләрне тулырак язмада санадык.

1. Маркетта бизәнү әйберләре, киемнәр, йорт өчен декор һәм косметика сатып алырга мөмкин.

2. Шулай ук көзге ярминкәдә тозлы карамельдән алып глютенсыз икмәккә кадәр азык-төлек линиясе тәкъдим ителәчәк.

3. Кызыклы остаханәләрдә катнаша алачаксың. Мәсәлән, арома-шәмнәр, тән скраблары ясарга һәм беләзекләр үрергә өйрәнергә мөмкин булачак. Шулай ук кулдан әвәләү һәм хайваннар өчен тукыма кисәкләреннән уенчыклар ясау буенча дәресләр үткәреләчәк.

4. Open Space Marketта төрле темаларга лекцияләр уку планлаштырылган. Биредә экология, әдәбият, куркынычсызлык, бренд булдыру буенча лекцияләр тыңларга була.

5. Өлкәнрәкләр өчен инглиз теле дәресе үткәреләчәк һәм спорт күнекмәләре оештырылачак. 

6. Open Space Market фестивале иҗат, сәнгать һәм мода өлкәсендәге кешеләрне берләштерә. Әгәр син дә алар белән бер дулкында икән, биредә уртак идеяләр белән янучыларны, һичшиксез, таба алачаксың.

Бирегә узу билетлар буенча башкарыла. 7 яшькә кадәрге балалар һәм пенсионерлар фестивальгә бушлай керә ала. Тулы программа фестиваль сайтында урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев