Логотип Идель
Бу – тема!

БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ: ҺӘР АПТЕЧКАДА БУЛЫРГА ТИЕШЛЕ 10 ӘЙБЕР

Дарулар – һәр йортта да булырга тиешле иң мөһим әйберләрнең берсе. Гадәттән тыш хәлләрдә үзеңнең яки башка кешенең гомерен саклап калу өчен, аптечкага беренче чиратта ярдәмгә килә торган әйберләрне җыярга кирәк. Шул универсаль аптечканы язмада тәкъдим итәбез.

Шулай итеп, синең кул астыңда түбәндәге төп 10 беренче ярдәм чарасы булырга тиеш:

1. Яраларны бәйләү материаллары

Бу яраланган вакытта ярдәм итүнең иң төп чарасы. Һәр аптечкада зарарланган өлкәне бәйләү һәм аны тузаннан саклау өчен бинт, кечкенә яраларны саклау өчен лейкопластырь һәм кан туктасын өчен кысып һәм басып торучы бәйләү чаралары булырга тиеш.

2. Вирусларга каршы дарулар

Салкын тию симптомнары август ахырында әкренләп сиздерә башлый. Берничә төрлесен, бигрәк тә элек булышканнарын күпләп алып куй. Борынга сала торган чаралар да мөһим. Ныклап салкын вакытлар җиткәч, соң булуы бар.

3. Термометр

Термометр инде тән температурасын үлчәргә ярдәм итә. Шулай итеп син температураны төшерә торган даруны эчәргәме яки табибка мөрәҗәгать итәргәме икәнен аңлаячаксың.

4. Антисептик

Антисептик ярдәмендә тирене яки яраны инфекциядән чистартырга мөмкин. Бу җитди авыруны булдырудан саклап калырга сәләтле. Йод кушылмалары булган антисептикларны куллану киңәш ителә.

5. Температураны төшерә торган чаралар

Температураны төшерә торган күпчелек даруларның составына без кечкенәдән белгән парацетамол керә. Шуңа күрә ээфектив дип саналган чараларның берничәсен алып куярга кирәк.

6. Антихистаминнар 

Аллергик ринитны, гадәти салкынны, гриппны һәм башка аллергияне дәвалаучы даруларны алып кую да мәҗбүри. Чөнки авыру уйламаган вакытта башланырга мөмкин. Шулай ук бу даруларның берничә төрлесе булса яхшы.

7. Пинцет һәм кайчы

Кайчы – бинт кисү яки ярдәм кирәк чакта тиз-тиз генә дарулар пакетын ачу өчен. Ә пинцет исә ачык яраларга чит әйберләр эләккән очракта аларны чыгарырга тырышу өчен кулланыла.

8. Авыртуны баса торган дарулар

Алар өч төрле – җиңел, урта һәм көчле була ала. Иң яхшысы, әлбәттә, берьюлы бөтенесен дә сатып алып кую. Үзең кулланып өйрәнгән даруларга өстенлек күбрәк бирергә мөмкин.

9. Организм агуланудан булыша торган дарулар

Агулану яки эчәк инфекциясе белән теләсә кайсы вакытта очрашырга мөмкин. Шуңа күрә моның өчен җавап бирә торган даруларны күпләп алып кую зарур. Иң киң таралганы арасында – активлаштырылган күмер. Аның сихәте зур.

10. Пешү җәрәхәтләреннән куллана торган чаралар

Җитди тән пешү булганда, әлбәттә, яныңдагы дарулар гына ярдәм итмәячәк. Анда көттермичә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ә менә җиңел форманы үзең дә җиңеп була. Теләсә нинди пантеноллы препаратлар яраклы булырга мөмкин. Сүз уңаеннан, аларны спрей рәвешендә сатып алу яхшырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев