Илсөяр МАЛИКОВА автор яңалыклары
-
«БАЛАЧАКТАН АНЫҢ ГАИЛӘ МОДЕЛЕ ШУНДЫЙ БУЛГАН, УЛ БАШКАНЫ БЕЛМИ»: ЭМОЦИОНАЛЬ ТАГАНДА АТЫНДЫРУЧЫ «ТЮБИК»ЛАР
Соңгы арада мине мөнәсәбәтләр темасы аеруча кызыксындыра. Дөресрәге – мөнәсәбәтләрдә киң таралган бер категория егетләр. Кызлар-йолдызлар, «тюбик»лар белән кайсыгызның очрашканы бар? Мин хәзер үземне стендап сәхнәсендә басып торган кебек хис итәм , шушы вакытта сез кул чабарга тиеш. Язмада «тюбик»лар турында файдалы мәгълүмат тупларга, психолог белән бу төр егетләрнең ни өчен үзләрен шулай тотуын ачыкларга тырыштым. Бу сезнең өчен файдалы булыр дип ышанам. -
МӘЧЕЛӘР ТАРИХЫ, ДЕТЕКТИВ ЭТЛӘР: ОКТЯБРЬ НИНДИ ФИЛЬМНАР БЕЛӘН КУАНДЫРАЧАК?
Октябрь премьераларга бай. Сиңа төрледән-төрле фильмнар әзерләдек. Исемлеккә гаилә белән карау өчен, фэнтези, хәтта документаль жанрындагы фильмнарны да бергә җыйдык. Шулай ук хайваннар катнашында детектив форматында булган премьералар да биредә урын тапты. -
КАЗАН РУС ЯШЬ ТАМАШАЧЫ ТЕАТРЫ КОНЦЕРТ-КВАРТИРНИККА ЧАКЫРА
7-8 октябрьдә Казан рус яшь тамашачы театрында Владимир Железников повесте буенча «Чучело. Квартирник» премьерасы тәкъдим ителәчәк. -
КАРИЕВ ТЕАТРЫ «МУСА.МОАБИТ» ПРЕМЬЕРАСЫ БЕЛӘН ТЕАТРАЛЬ ДӘРЕСЛӘР ЦИКЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРӘ
Мәктәп программасында өйрәнелә торган танылган шәхесләргә багышлап, Кариев театры театраль дәрес форматында спектакльләр чыгара башлый. Бу гадәти спектакльләр генә түгел, алар барышында яки спектакльне караганнан соң педагог-оештыручы катнашында фикер алышу, шәхесләрне яңа яктан ачу күздә тотыла. -
ҺӘР УКУ ЙОРТЫНДА «БЕРЕНЧЕЛӘР СОВЕТЫ» БАЛАЛАР ҮЗИДАРӘСЕ БАРЛЫККА КИЛӘЧӘК
Быел Татарстанның барлык уку йортларында да «Беренчеләр советы» балалар үзидарәсе барлыкка киләчәк. Хәзерге вакытта республика буенча мәктәпләрдә, колледжларда һәм техникумнарда «Беренчеләр советы»н формалаштыру буенча сайлау алды кампаниясе бара. -
БӘЙЛЕЛЕК ЧИРЕ БУЛГАН ШӘХЕСНЕ НИЧЕК ТАНЫРГА? 8 БИЛГЕ
Бәйлелеге булган кешеләр һәрвакыт ярдәмгә һәм эмоциональ ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә мохтаҗ. Моның өчен алар, гадәттә, бер кешене сайлый һәм, ничек кенә тупас яңгырамасын, аның артыннан көчек кебек йөрергә дә әзер була. Бәйлелек чире булган шәхесне ничек танып белергә? Язмада ачык 8 билгене санадык. -
«ЯШЬ УПРАВДОМ – УҢАЙЛЫ ЯШӘҮ УРЫНЫ БУЛДЫРУЧЫ»: БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН – ЯҢА БӘЙГЕ!
Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яшь управдом – уңайлы яшәү урыны булдыручы» Россиякүләм бәйгесенә гаризалар җибәрү старт алды. Анда 10-25 яшьлек балалар һәм яшьләр катнаша ала. -
«ТЕАТРАЛЬ ИДЕЛ БУЕ» ФЕСТИВАЛЕНДӘ ИҢ ЯХШЫ БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШЬЛӘР СПЕКТАКЛЬЛӘРЕ САЙЛАНАЧАК
«Театраль Идел буе» V округ фестивале ачык дип игълан ителә. Фестиваль яшьләрне мәдәни мохиткә җәлеп итүгә, яшьләр һәм балалар театр сәнгатен үстерү өчен шартлар һәм стимуллар булдыруга юнәлдерелгән. Гаризалар 15 ноябрьгә кадәр бәйгенең рәсми сайтында кабул ителәчәк. Анда Идел буе федераль округы төбәкләреннән һәвәскәр коллективлар катнаша ала. -
WHATSAPP ОПЕРАЦИЯ СИСТЕМАСЫ ИСКЕРГӘН ANDROID СМАРТФОННАРДА ЭШЛӘМИ БАШЛАЯЧАК
24 октябрьдән WhatsApp мессенджеры 5.0 версияле операцион системасы булган Android җайланмаларында гына эшләячәк. Операция системасы искергән гаджетларның кушымта эшләү өчен таләп ителә торган соңгы яңартулары яки функцияләре булмаска мөмкин (шул исәптән SMS алу яки номерны раслау өчен шалтыратулар кабул итү мөмкинлеге). -
«ОММАЖ» ТӨРКЕМЕ «УРАМ» ЭКСТРИМ-ПАРКЫ СӘХНӘСЕНӘ ЧЫГАЧАК
Казан милли ярыммарафонында «ОММАЖ» төркеме чыгыш ясаячак. Тыңлаучылар ностальгия һәм романтика атмосферасын тоячак һәм дискотека ритмнары вибрациясеннән ләззәтләнәчәкләр. -
«ВОЛГА-IT’2023» ХАЛЫКАРА ЦИФРЛЫ ОЛИМПИАДАГА ТЕРКӘЛҮ АЧЫЛДЫ
«Волга-IT’2023» олимпиадасы мәгълүмати һәм цифрлы технологияләрнең актуаль юнәлешләре буенча уздырыла. Катнашучылар өчен биремнәр халыкара дәрәҗәдәге IT-компанияләр экспертлары тарафыннан эшләнә. -
«СӘЛӘТ»ТӘН ИҖАДИ БӘЙГЕ СТАРТ АЛА!
«Сәләт» тарихында беренче тапкыр татар һәм чуваш телләрендә иҗат итүче яшьләрне берләштерүче өр-яңа бәйге игълан ителә. I төбәкара «Геннадий Айги һәм Кави Латыйп варислары» әдәби бәйгесенең гаризалар кампаниясе старт алды. -
«КӨМЕШ КЫҢГЫРАУ» ВИДЕОБӘЙГЕ ИГЪЛАН ИТӘ
«Көмеш кыңгырау» газетасы 7-17 яшьлек укучылар өчен бәйге үткәрә. Бәйгедә катнашу өчен бүгенге көндә онытыла барган берәр һөнәрне башкарып видео төшерергә кирәк. Мәсәлән, ул йон эрләү, май язу була ала. -
6 ЯШЬЛЕК КЫЗ КОМПЬЮТЕР УЕНЫН УЙЛАП ТАПКАН
Канадада яшәүче 6 яшьлек Симар Хурана балалар өчен компьютер уенын булдырып, дөньяда иң яшь видеоуеннар эшләүче исемен алды. Барысы да кызның ютубта видео аша математиканы өйрәнүеннән башланып киткән. Кызының сәләтләрен күреп, әтисе аңа программалаштыру белән шөгыльләнергә тәкъдим итә. -
КАЗАНДА «ГОРОД – RE’ACTOR» БӨТЕНРОССИЯ КРЕАТИВ ИНДУСТРИЯЛӘР ФЕСТИВАЛЕ УЗА
Казанда 23-24 сентябрьдә «Город – RE’ACTOR» бөтенроссия креатив индустрияләр фестивале узачак. Катнашучылар үз проектларын фото, мода һәм дизайн күргәзмәләре, медиа, заманча сәнгать инсталляцияләре һәм пластик спектакльләр рәвешендә күрсәтәчәк. Фестиваль берничә мәйданчыкта, шул исәптән УРАМ экстрим-паркында, Химиклар мәдәният йортында һәм Werk арт-киңлегендә узачак.
Белми калма
-
23 декабря 2024 - 13:46
КАЗАНДА ПИЛОТСЫЗ АВИАЦИЯ СИСТЕМАЛАРЫ ФЕДЕРАЛЬ ПРОЕКТЫНА ЙОМГАК ЯСАЛДЫ
-
19 декабря 2024 - 12:25
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ АРАСЫНДА «ТАТАР ЕГЕТЕ, ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
-
18 декабря 2024 - 15:05
КАЗАН БУЕНЧА АК ЕЛАН СӘЯХӘТКӘ ЧЫГА!
-
16 декабря 2024 - 10:35
ШАЯРТЫРГА ЯРАТУЧЫЛАР БЕР СӘХНӘДӘ!