ҺӘР УКУ ЙОРТЫНДА «БЕРЕНЧЕЛӘР СОВЕТЫ» БАЛАЛАР ҮЗИДАРӘСЕ БАРЛЫККА КИЛӘЧӘК
Быел Татарстанның барлык уку йортларында да «Беренчеләр советы» балалар үзидарәсе барлыкка киләчәк. Хәзерге вакытта республика буенча мәктәпләрдә, колледжларда һәм техникумнарда «Беренчеләр советы»н формалаштыру буенча сайлау алды кампаниясе бара.
«Беренчеләр советы» үзидарәсе яшүсмерләрнең уртак проблемаларын хәл итү һәм аларга үз идеяләрен тормышка ашыру буенча мөмкинлекләр бирүне бурыч итеп куя. Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте»нең Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов Казанның 146 нчы лицей укучылары белән очрашты. Ул балалар үзидарәсе органнарының нәрсә белән шөгыльләнәчәге һәм анда ничек эләгеп булачагы турында сөйләде.
«Безнең өчен иң мөһиме – мәктәпләрдә һәм колледжларда «Беренчеләр хәрәкәте»нең көн саен ничек эшләячәген белү. Нәкъ менә уку йортларында ватанпәрвәрлек формалаша. Ләкин бу тиз генә эшләнелми. «Беренчеләр советы» безнең оешманың мәктәптә яки көллияттә ничек тәкъдим ителәчәген билгеләячәк», – дип билгеләп үтте Сөләйманов.
«Беренчеләр советы» балалар үзидарәсенә сыйныф яки төркем вәкилләре, балалар һәм яшьләр оешмалары, отрядлар, түгәрәкләр, клублар һәм секцияләрдә катнашучылар керә ала. Хәрәкәт әгъзалары сайлау алды штабларын төзеп, дебатлар оештырып сайлаулар үткәрәчәк. Рәисләрне сайлау берничә этапта узачак һәм 10 октябрьгә тәмамланачак. Һәр мәктәптә һәм көллияттә балалар үзидарәсе органнары оештырылгач кына, төрле чаралар уйлап табылып, гамәлгә ашырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 мая 2026 - 12:57
КАЗАНДА УЗАЧАК VK FESTТА КЛАВА КОКА ҺӘМ ДИМА МАСЛЕННИКОВ ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
-
7 мая 2026 - 11:58
«КИНО ГРАМОТАЛЫЛЫГЫ ДӘРЕСЛӘРЕ» РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ТӘРБИЯ ЭШЕНЕҢ БЕР ӨЛЕШЕ БУЛАЧАК
-
6 мая 2026 - 10:43
«ЯЛКЫН» МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ РЕСПУБЛИКА ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ФИНАЛ ЭТАБЫ СТАРТ АЛДЫ
-
5 мая 2026 - 10:18
КАЗАННЫҢ ЯШҮСМЕРЛӘР КЛУБЛАРЫНДА ҖИҢҮ КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН БУШЛАЙ МАСТЕР-КЛАССЛАР УЗАЧАК
Нет комментариев