6 ЯШЬЛЕК КЫЗ КОМПЬЮТЕР УЕНЫН УЙЛАП ТАПКАН
Канадада яшәүче 6 яшьлек Симар Хурана балалар өчен компьютер уенын булдырып, дөньяда иң яшь видеоуеннар эшләүче исемен алды. Барысы да кызның ютубта видео аша математиканы өйрәнүеннән башланып киткән. Кызының сәләтләрен күреп, әтисе аңа программалаштыру белән шөгыльләнергә тәкъдим итә.
Кыз программалаштыру дәресләре белән генә чикләнеп калмый, сәламәт туклану темасына компьютер уены ясау турында да уйлана башлый. Табиб кызны зыянлы ризыктан читләштерә һәм кыз башка балаларга да кечкенәдән үк файдалы һәм сәламәт туклануның мөһимлеген җиткерергә тели. Шулай итеп, кыз программалаштыру буенча дәресләр белән шөгыльләнүне атнага 4 тапкырга арттыра һәм видеоуен ясый башлый. Моннан тыш, ул мәктәпкә йөри һәм каратэ, гимнастика белән дә шөгыльләнә. Үз тырышлыгы белән кыз Гиннес китабына эләгә. Киләчәктә ул үз һөнәрен видеоуеннар эшләү белән бәйләргә тели. Менә сиңа мә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
Нет комментариев