Логотип Идель
Бу – тема!

МӘЧЕЛӘР ТАРИХЫ, ДЕТЕКТИВ ЭТЛӘР: ОКТЯБРЬ НИНДИ ФИЛЬМНАР БЕЛӘН КУАНДЫРАЧАК?

Октябрь премьераларга бай. Сиңа төрледән-төрле фильмнар әзерләдек. Исемлеккә гаилә белән карау өчен, фэнтези, хәтта документаль жанрындагы фильмнарны да бергә җыйдык. Шулай ук хайваннар катнашында детектив форматында булган премьералар да биредә урын тапты.

Школа магических зверей. Тайна подземелья/ Die Schule der magischen Tiere (5 октябрь) – гаилә өчен, сәяхәт

Тылсымлы хайваннар мәктәбе юбилейга әзерләнә. Алар һәм балаларның мәшәкатьләр белән башлары каткан. Шушы әзерлекләр вакытында мәктәптә ниндидер сәер хәлләр башлана. Һәр төн ишегалдында ниндидер чокырлар барлыкка килә. Балалар һәм аларның тылсымлы йорт хайваннары җир астында нинди сер яшерелгәнен ачыкларга тиеш. Тик бу куркыныч һәм маҗаралар белән тулы сәяхәткә әвереләчәк.

Дом тысячи дверей / Woman in the Maze (5 октябрь) – триллер

Аризона штатының Джером шәһәре Американың иң җансыз урыннарының берсе булып санала. Эш буенча шунда эләккән Габби исемле кыз бер өйдә тукталып кала. Әмма ул өй, бөтен хоррор элементлары булган фильмнардагы кебек үк, куркыныч көчләр белән уратып алынган. Өй кыз өчен лабиринтка әверелә. Меңләгән ишекләрдән чыгу юлын таба алыр өчен героиня нәрсә эшләр икән? Киеренкелектә тота торган фильмга охшаган.

Уличные танцы. Мировой уровень / Breaking Point ( 12 октябрь) – спорт, мелодрама

Кемнәр биюгә зур игътибар бирелгән фильмнар карарга ярата? Гомумән, кайсыгыз брейк-данска гашыйк? Бу премьера нәкъ менә алар өчен! Бенджи һәм Тиджей – туганнар. Алар арасында аңлашылмаучанлыклар бар. Берсе – яхшы укучы, аның тормышында барысы да план буенча бара. Ә икенчесе исә гел күңелсезлекләргә юлыгып яши. Чираттагы ызгышу вакытында аларны бию мәйданчыгында тренер күреп ала һәм брейк-данс буенча дөнья бәйгесендә катнашу өчен сайлап алу төркеменә чакыра. Алар дуслаша алырлармы, юкмы икәнен режиссер ахырда күрербез дип өметләндерә.

Лесси – лохматый детектив / Lassie - Ein neues Abenteuer ( 19 октябрь) – гаилә өчен, сәяхәт

Каникуллар вакытында Фло эте Лесси белән туган апасының фермасына авылга кайтып китә. Авылда кемдер этләрне урлый икән. Хәзер Фло һәм шундагы башка балалар үзләрен детектив буларак сынап караячак. Хайваннар катнашында фильмнар беркайчан да битараф калдырмый, шулай бит? Ошарга тиеш дип уйлыйм!

Мегазавр / Immortal Species (19 октябрь) – хоррор

Студентлар төркеме ерак утрауга серле һәм сирәк очрый торган үсемлекне өйрәнү өчен юл тота. Әмма бу сәяхәт алар өчен зур куркыныч хәлгә әверелә. Хәзер алар зур җанвар – коточкыч крокодилдан исән калырга тиеш.

По щучьему велению( 26 октябрь) – фэнтези, сәяхәт

Бу рус әкиятен кечкенәдән үк инде бөтенебез дә белә. Ә хәзер аны кызыклы, тылсымлы һәм мәзәк фильм рәвешендә тәкъдим итәләр. Емеля үзенең өч теләген ничек итеп бүлер икән? Миңа калса, күңелле килеп чыгачак!

Котики / Cat Daddies  (26 октябрь) – документаль

Ой, бу башка фильмнарга бөтенләй охшамаган! Документаль фильм мәчеләр һәм аларның хуҗаларына багышланган 9 кечкенә тарихны сыйдыра. Бу тарихлар мәчеләрнең никадәр йомшак, рәхәт һәм тынычлык бирә торган хайван булуларын раслый. Моны терапия буларак та кабул итәргә мөмкиндер дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев