«ВОЛГА-IT’2023» ХАЛЫКАРА ЦИФРЛЫ ОЛИМПИАДАГА ТЕРКӘЛҮ АЧЫЛДЫ
«Волга-IT’2023» олимпиадасы мәгълүмати һәм цифрлы технологияләрнең актуаль юнәлешләре буенча уздырыла. Катнашучылар өчен биремнәр халыкара дәрәҗәдәге IT-компанияләр экспертлары тарафыннан эшләнә.
Олипмиадага гаризалар мәктәп укучыларыннан һәм 23 яшькә кадәрге студентлардан кабул ителә. Олимпиада өч этапта уза: квалификация (онлайн-тест), ярымфинал (гамәли өй биреме) һәм финал (Ульяновск шәһәрендә).
Ярыш мәгълүмати һәм цифрлы технологияләр өлкәсендә катнашучыларның гамәли күнекмәләрен бәяләргә мөмкинлек бирәчәк. Олимпиада финалистлары өчен экспертлар остаханәләр, Ульяновскның истәлекле урыннары һәм индустриаль объектлары буенча экскурсияләр үткәрәчәк.
Ярымфинал этабы 7-31 октябрьдә, финал этабы 28 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр Ульяновскида узачак. Олимпиаданың квалификация этабында катнашуга теркәлү аның рәсми сайтында 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
24 июля 2026 - 14:05
ЯМПОЛЬСКАЯ: «УКУЧЫ ФИКЕРЕН ТЕЛДӘН ДӘ АҢЛАТА БЕЛЕРГӘ ТИЕШ»
-
23 июля 2026 - 13:15
ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫНДА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫНА ГАРИЗАНЫ 25 ИЮЛЬГӘ КАДӘР БИРЕРГӘ МӨМКИН
-
23 июля 2026 - 13:12
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕН «РОССИЯ – УЛ...» БӨТЕНРОССИЯ АКЦИЯСЕНӘ ЧАКЫРАЛАР
-
22 июля 2026 - 16:14
«ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ» ТӘМАМ
Нет комментариев