Логотип Идель
Бу – тема!

БӘЙЛЕЛЕК ЧИРЕ БУЛГАН ШӘХЕСНЕ НИЧЕК ТАНЫРГА? 8 БИЛГЕ

Бәйлелеге булган кешеләр һәрвакыт ярдәмгә һәм эмоциональ ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә мохтаҗ. Моның өчен алар, гадәттә, бер кешене сайлый һәм, ничек кенә тупас яңгырамасын, аның артыннан көчек кебек йөрергә дә әзер була. Бәйлелек чире булган шәхесне ничек танып белергә? Язмада ачык 8 билгене санадык.

Башта шуны әйтәсем килә, барыбызда да диярлек әлеге пунктлар күпмедер дәрәҗәдә чагылыш таба. Кемдер үзен бөтен билгеләр буенча да таный, кемдер вакыт-вакыт үзендә аларның башлангычын сизеп ала.

1. Карарлар кабул итәргә теләмәү

Нәрсәдер хәл итәргә курыккан кешедә бу билге балачактан ук барлыкка килә. Аңа теләсә нинди ситуациядә дә кеше киңәше кирәк. Чөнки үзенә генә бер сорауны хәл итәргә дә кыюлыгы җитми. Ниндидер карар кабул иткәннән соң да, дөрес эшләдемме икән, дип кат-кат аны башында бөтерә һәм башкалардан сораша.

2. Җаваплылыкны башкаларга өю

Башка кеше аны яисә аның белән бәйле ситуацияләрне контрольдә тотса, ул моңа сөенеп кенә ризалашачак. Бу беренче пунктның дәвамы! Башкалар аның өчен җаваплылык алса, аның үз ялгышлыклары һәм хаталары булмаячак. Димәк, барысы да тәртиптә, аңа шулай тыныч!

3. Конфликтлардан курку

Бәйлелеге булганнар конфликтлардан курка. Дөресрәге, берәрсе белән  аңлашылмаучанлык туса, ул аның хуплавын югалтырмын дип курка. Шуңа күрә күп кенә очракта ул үзенә ошамаган әйберләргә дә түзә.

4. Теләмәгән әйберләрне эшләү

Монда инде юк дип әйтә белмәү яисә тормышыңны үзгәртергә теләмәү керә. Рәхәтлек зонасыннан чыгарга куркучылар, гадәттә, әнә шулай үзләрен бер җиргә, бер кешегә бәйләп куя. Мәсәлән, аңа уку йорты, эш урыны, сәламәт түгел мөнәсәбәтләрдә булу ошамый ди. Әмма бәйлелек хас кешеләр болардан баш тарта алмый, алмый гына түгел, алар башкача булырга мөмкин дип чамаламый да.

5. Үз-үзеңне  булдыксыз булуыңа ышандыру

Әлеге пункт алда саналганнары белән тыгыз бәйләнештә тора. Бәйле кешеләргә һәрчак кем дә булса кирәк. Алар үз көчләренә ышанмый һәм эчтәге бушлыкны кем белән булса да тизрәк тутыру ягын эзли.

6. Тәнкыйтьне күтәрә алмау

Әз генә тискәре бәяне алар фаҗига кебек кабул итә. Шелтәләрне күтәрә алмый, борчыла, үз-үзен булдыксыз дип саный башлый.

7. Көч куллануны кабул итү

Мондый кешеләрнең тагын бер төп сыйфаты – үзләренә карата көч куллануны санга сукмау, абьюзерның бу гамәлен барлык мөмкин булган ысуллар белән дә аклау. Бәйле кешеләргә ачык агрессиягә каршы тору бик авыр.

8. Үз ихтыяҗларыңны хөрмәт итмәү

Бу авырулы кешеләр тирә-юньдәгеләрнең ихтыяҗларын мөһимрәк дип саный. Алар башкаларның ихтыяҗларын бик сөенеп канәгатьләндерә, чөнки, шулай итеп мәхәббәтне чагылдырабыз, дип уйлый. Кызганычка каршы, аларның бу гадәтен эгоистик максатларда кулланырга яраталар.

Теги: психология

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев