«ЯШЬ УПРАВДОМ – УҢАЙЛЫ ЯШӘҮ УРЫНЫ БУЛДЫРУЧЫ»: БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН – ЯҢА БӘЙГЕ!
Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яшь управдом – уңайлы яшәү урыны булдыручы» Россиякүләм бәйгесенә гаризалар җибәрү старт алды. Анда 10-25 яшьлек балалар һәм яшьләр катнаша ала.
Бәйгенең максаты – балалар һәм яшьләрнең гражданлык активлыгын үстерү, шулай ук аларның уңайлы һәм куркынычсыз яшәү мохитен формалаштыруда катнашу мөмкинлеген булдыру.
Бәйге 3 яшь категориясе буенча үтә:
10-13 яшь – «Домовёнок» категориясе;
14-17 яшь – «Яшь управдом» категориясе;
18-25 яшь – «Шәһәр хуҗалыгы белән идарә итү өлкәсендә яшь белгеч» категориясе.
Сентябрь-ноябрь айларында бәйгенең читтән торып үткәрелә торган этабы була, ә финал этабы декабрь аенда Мәскәүдә узачак.
Катнашучыларга фатирларда, подъездларда, ишегалларында, паркларда, скверларда һәм башка җәмәгать урыннарында яшәү шартларын яхшырту буенча идеяләр һәм проектлар тәкъдим итәргә кирәк. Эшләрне бәйгенең электрон почтасына җибәрергә кирәк.
Идеяләр һәм проектлар төрле критерийлар буенча бәяләнә. Шул исәптән актуальлегенә, тормышка ашыру, тасвирлау сыйфатына һәм гамәли әһәмиятенә игътибар биреләчәк. Җиңүчеләр дипломнар һәм призлар белән бүләкләнәчәк.
Бәйгенең читтән торып катнашу этабы 16 ноябрьгә кадәр тәмамланачак, нәтиҗәләр бәйгенең рәсми сайтында урнаштырылырга тиеш. Финал этабы декабрьдә Мәскәүдә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 января 2026 - 09:04
ЧЕРЕК КҮЛДӘ ИЛЬЯ АВЕРБУХТАН ШОУ
-
13 января 2026 - 15:23
РОССИЯ ҮЗӘК БАНКЫ ИКЪТИСАД ТУРЫНДА АУДИОПОДКАСТЛАР СЕРИЯСЕН БАШЛАП ҖИБӘРДЕ
-
13 января 2026 - 12:23
ТАТАРСТАН ХАЛКЫНА ГАЗ ҖИҺАЗЛАРЫННАН ФАЙДАЛАНУНЫҢ ТӨП КАГЫЙДӘЛӘРЕН ИСКӘ ТӨШЕРДЕЛӘР
-
12 января 2026 - 14:18
КАЗАНДА ЧАҢГЫ ЯРЫШЛАРЫ БУЕНЧА РОССИЯ КУБОГЫНЫҢ VI ЭТАБЫ УЗАЧАК
Нет комментариев