Логотип Идель
Бу – тема!

«ЯДӘЧ! ИСТӘ!», «НЕЙРОСЕТЬ» ҺӘМ БАШКАЛАР: СЕНТЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК ФИЛЬМНАР ИСЕМЛЕГЕ

Көзнең беренче ае нинди фильмнар белән сөендерәчәк? Язмада шуларны барлыйбыз. Көтелгән 5 премьераны бер җиргә җыйдык. Чипсы белән попкорныңны әзерлә, яхшылап утыр, киттек!

«Телекинез» – триллер, мистика (премьера көне: 7 сентябрь)

Вакыйгалар 1977 елгы Мәскәүдә бара. Галимнәр паранормаль күренешләрне тикшерә. Физик-профессор, телекинез һәм гипноз буенча белгеч, аңлатып булмастай сәер көч белән очраша. Шунда галимнең кызы Анна үзендә куркыныч сәләт барлыгын белә. Ә алга таба нәрсә булыр икән? .

«Нейросеть»  куркыныч фильм (премьера көне: 7 сентябрь)

Чираттагы Россия режиссеры фильмы популяр блогер кыз турында сөйли. Ул үз блогын бик уңышлы алып бара. Бәлки ул үз блогын үстерү өчен нейрочелтәр һәм ясалма интеллект ярдәмен куллангандыр дигән шик туа башлый. Менә бервакыт көчле һәм «кансыз» ясалма интеллект кинәт контрольдән чыга. Ул чынбарлыкны үзе белән алыштыру өчен кешеләрнең аңын һәм тәннәрен үзләштерә.

«Паранормальные явления. Ритуальный дом» – куркыныч фильм (премьера көне: 7 сентябрь)

Дүрт блогер-инфлюенсерлар кайчандыр оккультистлар яшәгән ташландык йортка бара. Үз блогларындагы тамашачыларга шунда ритуал үткәреп күрсәтмәкче булалар. Ләкин кызык өчен генә башланган чара башка дөнья көчләре белән көрәшүгә әверелә дә куя.

«Бери да помни» / «Ядәч! Истә!» – комедия (премьера көне: 14 сентябрь)

Яшерен-батырын түгел, Байбулат Батулланың бу премьерасын күпләребез зарыгып көтә. Бу фильмга санаулы көннәр генә калган икән бит инде. Фильм 6 яшьлек Илһам исемле малайның җәйге каникулларда авылга –  әби-бабасы янына кайткач күргән маҗаралары турында сөйли. Илһам каникулларны авылда уздыра һәм әти-әнисен бик юксына. Оныгының ничек тә күңелен күрер өчен, бабасы «Ядәч! Истә!» дигән легендар уенны исенә төшерә. Баштарак бу әбисенә бер дә ошамый. Шулай да тора-бара әлеге уен аркасында шушы гаиләнең генә түгел, бөтен авылның тормышы һәм хыяллары үзгәрә башлый. 

«Принцесса и Руна времени» – фэнтези, сәяхәт, драма (премьера көне: 28 сентябрь)

Сихерче хатын Мюриэль принцесса Элленга һәм аның патшалыгына көчле сихер сала. Ул кызның егерменче туган көнендә, кояш баегач чынга ашачак. Үз патшалыгын саклап калу өчен Эллен квест үтәргә һәм сихерчене ничек тә җиңәргә тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев