Логотип Идель
Бу – тема!

ОНЛАЙН КӨНДӘЛЕК АЛЫП БАРУ ӨЧЕН 5 КУШЫМТА

Шәхси кәгазь көндәлектән туйсаң яисә кулдан язарга вакыт таба алмасаң, һәрчак кул астында була торган онлайн кушымталар – нәкъ синең өчен! Алар илһамлану, хис-кичерешләрең белән уртаклашу һәм көн саен үз фикерләреңне язу өчен файдалы ярдәмчегә әвереләчәк.

PAPER

Бу кушымта-конструктор кәгазь көндәлекнең үзенчәлеген digital форматта сакларга теләүчеләргә туры киләчәк. Кул белән рәсем ясау өчен гади һәм уңайлы кораллар тәкъдим ителә. Кушымтаның түләүле версиясе исә коллажлар белән экспериментлар ясарга мөмкинлек бирәчәк. iOS кулланучылары өчен актив.

HIGHNOTES

Көндәлек өчен гади кушымта. Язмалар бер-бер артлы бүлгеч аша урнаштырыла. Сулда автомат рәвештә дата теркәлә. Көндәлек язмалар турында искә төшереп тора. Шулай ук –  iOS өчен генә.

NOTION

Планер, язулар һәм шәхси көндәлек функцияләрен берләштерә: биредә эшләр исемлеген алып барырга, укудагы прогрессны билгеләргә, бер елга максатлар куярга яки уйларың белән бүлешергә мөмкин. Функцияләре күп булуга карамастан, ул бүлекләргә уңайлы итеп бүленгән һәм әзер шаблоннар тәкъдим итә. Тик кушымта – тулысынча инглиз телендә. iOS һәм Android кулланучылары өчен туры килә.

DIARLY

Язмалар календарьда көннәр буенча бүленгән, һәр яңа язма вакыт белән саклана. Битнең өстендә шаблон бар, ул иртәдән үк максатны куярга ярдәм итәчәк. Көндәлектә максатны сүз саны буенча билгеләргә һәм прогрессны статистика аша күзәтергә яки шәхси челлендж башларга мөмкин. Рус телле аудиториягә яраклаштырылган. iOS кулланучыларына бәхет елмаячак.

GRID DIARY

Кулланучыга һәр көнне шаблон рәвешендә тутырырга тәкъдим ителә. Барлык «тартмаларда» да сәламәтлек, карьера һәм шәхси үсеш турында ярдәмче сораулар бар, аларны каталогтан сайлап алырга яки үзеңә өстәргә мөмкин. Фикерләрен җыя алмаучыларга файдасы тиячәк. iOS һәм Androidта эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев