Белми калма

  • Ел саен «Яшьләргә эш» студентлар хезмәт отрядлары составында 10 000  кеше эш белән тәэмин ителә. Студентлар отрядларында катнашучылар ел да эшче һөнәрләренә бушлай уку үтә ала. Быел аларның саны 2500 кешегә кадәр артачак.
  • Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, 26 апрельдә, елдагыча, күп кенә чаралар үткәреләчәк. Гадәттәгечә, ул көнне бөек шагыйребез һәйкәле янына чәчәкләр салыначак, аннан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт Опера һәм балет театрында Габдулла Тукай премиясе җиңүчеләре котланачак.
  • Казанда IX Халыкара татар теле олимпиадасы һәм «Илһам» яшь ижатчылар бөтенроссия бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды һәм жиңүчеләр бүләкләнде. Чарага республика районнарыннан һәм чит төбәкләрдән мәктәп укучылары, укытучылар, танылган язучылар, дәүләт эшлеклеләре чакырылган иде.
  • Казанда 20-23 апрель көннәрендә Рязань өлкәсе яшь тамашачы театры гастрольләре узачак. Казанның яшь тамашачылар театры сәхнәсендә Сергей Есенин, Михаил Салтыков-Щедрин һәм Алексей Толстой әсәрләре буенча спектакльләр карарга мөмкин булачак.
  • 21 апрель 11:00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин театры каршындагы сәламәтлеге чикләнгән балаларның «Могҗиза» студиясе «Миһербанлык» спектакле премьерасын күрсәтә. Тамашада сәламәтлеге чикле балалар һәм Тинчурин театры артистлары катнаша.
  • Кечкенәдән без Габдулла Тукай турында ишетеп үсәбез, әсәрләрен һәм тормышын өйрәнәбез. Һәркемнең күңелендә Тукай үзенчә чагылыш таба.
  • Сез үз хисләрегезне телефонга яисә шәхси көндәлеккә еш язып барасызмы? Алар белән һәрвакытта да бүлешеп булмый, шулай бит? «Идел» журналының рус варианты барыбызга да ачылырга ярдәм итүче «Наружу изнутри» дип аталган кичә бүләк итә.
  • КФУда студентларга ярдәм итү өчен психологик клиника барлыкка киләчәк. Әлеге проект психология һәм мәгариф институты тарафыннан быел ук гамәлгә ашырылачак. Хәзер һәр теләгән студент өчен дә махсус тренинглар инде әзер. Ә 2023 елда кайнар линия дә булыр дип көтелә.
  • 15 апрельдән 30 майга кадәр киләсе елда төзекләндереләчәк территорияләр өчен онлайн-тавыш бирү уза. Барлык теләгән кеше дә 2023 елга «Безнең ишегалды» программасына кертеләчәк ишегалды территорияләрен сайлап алуга йогынты ясый алачак. Һәр район төзекләндерелергә яисә төзелергә тиеш дип тапкан җәмәгать киңлегенә (парк, скверлар) тавыш бирә ала.
  • «ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» бәйгесе җыентыгын һәм  «Сәйлән»  фестивале җиңүчеләре альбомын тәкъдим итә. Бүгенге көндә балаларга зур игътибар бирелә, төрле фестивальләр һәм чаралар оештырыла. Әмма махсус, балалар өчен язылган җырларны табу авыр. Ә бу җыентык һәм альбомдагы җырларны балалар үзләре өйрәнеп, төрле бәйрәмнәрдә башкарырга мөмкин. Шулай ук алар укытучылар өчен дә яхшы ярдәмче була ала.
  • Махсус билгеләнештәге Казан авиация отряды үзенең 15 еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан кичә, 12 апрель көнне, журналистларга   МИ-8 АМТ вертолётында очыш оештырылды.
  • Бүген Кариев театрында балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр аудиториясе өчен II «ASYL» Бөтенроссия драматургия бәйгесендә җиңгән пьесаларны тәкъдим итү чарасы узды. Пьесаларны театр артистлары һәм яшүсмерләр укыды.
  • КФУда теләгән кешеләрне бушлай татар теленә өйрәтәчәкләр. Дәресләр атнага ике тапкыр, 18:00 дан 20:15 кә кадәр узачак.
  • Тинчурин театрында Илгиз Зәйниевның «Мәдинә» спектакле куела. Премьера 7, 8, 20 апрельләрдә күрсәтеләчәк.
  • 2 апрель  – балалар китабы көне уңаеннан, «Салават күпере» журналы Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә гаилә бәйрәме үткәрә һәм редакция тарафыннан нәшер ителгән өр-яңа әкиятләр сериясен тәкъдим итә. 
Шәп укыла
Иҗат
БАТЫРЛАР ТУДЫРГАН АНА
795
0
0
Иҗат
БАТЫР БЕЛӘН ЙОЛДЫЗ ТУРЫНДА ХИКӘЯТ
1622
0
2
Иҗат
ТУГАН КӨН
2012
0
1