Белми калма
-
«АЛТЫН КАЛӘМ – ЗОЛОТОЕ ПЕРО» ФЕСТИВАЛЕНӘ ГАРИЗА БИРЕРГӘ ӨЛГЕРМӘДЕГЕЗМЕ?
XXX Республикакүләм яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале «Алтын каләм – Золотое перо»га гаризалар кабул итү 12 июньгә кадәр озайтылды. -
«КҮРШЕ ФЕСТ»: ТАТАРСТАНДА КҮРШЕЛӘРНЕ БЕРЛӘШТЕРҮЧЕ ФЕСТИВАЛЬ
Татарстанда «Күрше Фест» фестивале ишегалларын, паркларны һәм җәмәгать киңлекләрен җанландыручы проект буларак үсә. Аның төп максаты — кешеләр яшәгән урыннарда җылы күршелек мохите булдыру, бер-берсен белгән, бергә ял иткән һәм уртак традицияләр тудырган җәмгыятьләр формалаштыру. Рәсми сайтта фестиваль нәкъ менә ишегалдын яки паркын кешеләр очраша, аралаша һәм бергә чаралар үткәрә торган урынга әйләндерергә теләүчеләр өчен булдырылган дип аңлатыла. -
ТАТАРСТАНДА БӨТЕНРОССИЯ ПРОЕКТЛАРЫ БУЕНЧА 38 ДӘРЕС ҮТКӘРЕЛГӘН: АЛАР 2 МЕҢ УКУЧЫНЫ КОЛАЧЛАГАН
Узган уку елында Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы эре IT-компанияләр белән берлектә республика мәктәпләрендә цифрлы грамоталылык буенча 38 дәрес үткәргән. Бөтенроссия проектлары — «Урок цифры» һәм «Цифровой ликбез» — «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты ярдәмендә узган һәм 2 мең баланы колачлаган. -
ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫН «ТАССТА МЕДИАСЫЙНЫФ 5.0» КОНКУРСЫНДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
Татарстан мәктәп укучыларын һәм көллият студентларын «ТАССта медиасыйныф 5.0» конкурсында катнашырга чакыралар. «НЬЮМ ТАСС» яшүсмерләр медиапроекты бишенче Бөтенроссия конкурсы башлануы турында игълан итте. -
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНӘ 2 МЕҢНӘН АРТЫК УКЫТУЧЫ ҖИТМИ
Республика мәктәпләренә 2 меңнән артык педагог кирәк. Кадрларга иң зур ихтыяҗ Казанда, Яр Чаллыда, Түбән Кама, Биектау һәм Лаеш районнарында күзәтелә. Республикада укытучыларның уртача хезмәт хакы 70 мең сумнан артып китә. -
27 ИЮНЬДӘ КАЗАНДА ЯШЬЛӘР КӨНЕ УЗАЧАК
27 июньдә Казанда Яшьләр көне билгеләп үтеләчәк. Татарстандагы төп мәйданчык традицион рәвештә «УРАМ» экстрим-паркы булачак. -
КАЗАНДА «ШОМБАЙ-ФЕСТ»VI ХАЛЫКАРА КУРЧАК ТЕАТРЛАРЫ ФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК
17-21 июнь көннәрендә Казанда VI Халыкара курчак театрлары фестивале – «Шомбай-фест» узачак. Татарстан башкаласы берничә көнгә курчак театры сәнгатен яратучылар өчен зур иҗат мәйданына әйләнәчәк. -
ЧАЛЛЫДА VI ФӘН ҺӘМ ТЕХНИКА ФЕСТИВАЛЕ НИЧЕК ҮТКӘН?
24 майда Чаллының ИТ-парк мәйданчыгында VI Фән һәм техника фестивале узды. Республикадан җыелган 300дән артык катнашучы үзләренең инженерлык, робот техникасы, программалаштыру һәм эксперименталь-тикшеренү проектларын тәкъдим итте. -
Татарстанда 120дән артык укучы «Мәктәп бизнес-старты» финалында катнашты
Татарстанда «Нәтиҗәле һәм конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты кысаларында «Мәктәп бизнес-старты» республика проектының финалы узды. Анда республиканың төрле районнарыннан 120дән артык мәктәп укучысы үз бизнес-идеяләрен тәкъдим итте. -
КАЗАНДА БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫН БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМГӘ ӨЙРӘТҮ ТУРЫНДА ФИКЕР АЛЫШТЫЛАР
Казанда кече яшьтәге мәктәп укучыларына беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтү турында фикер алыштылар: 600дән артык бала төп күнекмәләрне үзләштергән инде. -
РОССИЯДӘ ДИПЛОМ ЭШЛӘРЕН БЕТЕРЕП, ТЕЛДӘН ИМТИХАННАРГА КҮЧЕРГӘ МӨМКИННӘР
Россиядә югары белем бирү оешмаларында нәтиҗәле аттестация формасын яңадан карау, шул исәптән язма диплом эшләрен бетереп, аларны телдән имтиханнар белән алыштыру мөмкинлеге бар. Бу турыда Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белдергән, дип хәбәр итә ТАСС. -
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТӘРТИП ӨЧЕН БИЛГЕНЕ БЕР УКЫТУЧЫ ГЫНА КУЙМАЯЧАК
Мәктәпләрдә укучыларның тәртибе өчен билгеләнәчәк бәяләрне бер укытучы түгел, ә педагоглар коллективы билгели, дип хәбәр итте Мәгариф министрлыгы эксперты, Балаларны, гаиләне һәм тәрбияне өйрәнү институтының баш белгече Марина Конева. -
1 ИЮНЬДӘ КАЗАННЫҢ БАРЛЫК РАЙОННАРЫНДА БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕ УҢАЕННАН БӘЙРӘМНӘР УЗАЧАК
1 июньдә Казанның барлык районнарында Балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм программалары оештырыла. Төп мәйданчык – «Елмай» паркы. Биредә 12:00 дән 21:00 гә кадәр «Без син булган җирдә» дип аталган мультиформатлы программа үтәчәк. Бу хакта мэриядә узган аппарат киңәшмәсендә балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков хәбәр итте. -
27 МАЙДА КАЗАНДА «КОРБАН-ФЕСТ» УЗАЧАК
Татарстан шәһәрләре һәм районнарында Корбан бәйрәме уңаеннан балалар һәм гаиләләр өчен бәйрәм чаралары оештырылачак. Мөхтәсибәтләр гадәттәгечә аларны паркларда һәм мәчетләр янындагы мәйданнарда үткәрәчәк. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр ителде. -
УКЫТУЧЫГА БҮЛӘК БӘЯСЕ 3 МЕҢ СУМНАН АРТМАСКА ТИЕШ
Россиядә мәктәп укытучыларына соңгы кыңгырау яки чыгарылыш кичәсе уңаеннан бирелә торган бүләкнең бәясе 3 мең сумнан артмаска тиеш. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгы эксперты, Гомумроссия мәгариф профсоюзы рәисе урынбасары Михаил Авдеенко белдерде.
Белми калма
-
9 июня 2026 - 11:31
«АЛТЫН КАЛӘМ – ЗОЛОТОЕ ПЕРО» ФЕСТИВАЛЕНӘ ГАРИЗА БИРЕРГӘ ӨЛГЕРМӘДЕГЕЗМЕ?
-
9 июня 2026 - 11:28
«КҮРШЕ ФЕСТ»: ТАТАРСТАНДА КҮРШЕЛӘРНЕ БЕРЛӘШТЕРҮЧЕ ФЕСТИВАЛЬ
-
9 июня 2026 - 10:31
ТАТАРСТАНДА БӨТЕНРОССИЯ ПРОЕКТЛАРЫ БУЕНЧА 38 ДӘРЕС ҮТКӘРЕЛГӘН: АЛАР 2 МЕҢ УКУЧЫНЫ КОЛАЧЛАГАН
-
8 июня 2026 - 14:11
ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫН «ТАССТА МЕДИАСЫЙНЫФ 5.0» КОНКУРСЫНДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР