Алинә МИННЕВӘЛИЕВА автор яңалыклары
-
БДИга НИЧЕК ДӨРЕС ИТЕП ӘЗЕРЛӘНЕРГӘ?
БДИларның төп этабы әле майда гына башланса да, аның алдан тапшыру этабы марттан ук старт ала. Димәк, каешларны ныклап бәйләргә, дилбегәне каты итеп тотарга кирәк. Һә-ә-әм тагын да яхшылабрак әзерләнергә. Интеллектуаль әзерлек белән белән бергә мораль якны да онытмаска кирәк. -
БДИ-2020: НӘРСӘ ЯРЫЙ, НӘРСӘ ЯРАМЫЙ?
Әле-е-е-ее, БДИ тапшырырга тагын 3 ай бар, диярсең син. Әзерләнергә шуның кадәр вакыт бар, димәк, үзеңнең үсеш зоналарыңны билгеләү, аларны яхшырту, күп тапкыр сынау имтиханнарын тапшыру мөмкинлеге кесәдә дигән сүз. Тик әзерлек белән бергә, имтихан тапшырганда, аерым кагыйдәләрне дә истә тотарга кирәк. Үзең белән нәрсә алырга ярый-ярамый икәнен тапкырлау таблицасы кебек белү мөһим. -
«АДЫМНАР» ПОЛИНГВАЛЬ МӘКТӘБЕ КАЙЧАН АЧЫЛЫР?
Татар халкы тикмәгә генә «Телләр белгән – илләр белгән», дип әйтми. Республикада полилингваль мәктәпләрне төзүгә хәер-фатыйхасын Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев биргән иде. Казанда «Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл» полилингваль белем бирү комплексын быел кулланылышка тапшырырга ниятлиләр. -
БДИ-2020 КӨННӘРЕ БИЛГЕЛЕ!
11нчеләр үзләренең язмышын моннан 17 көн элек хәл итәргә тиеш иде. Чөнки дәүләт имтиханнарын тапшыру өчен гаризаны 1нче февральгә бирергә кирәк иде. -
КАКЕЙБО: АКЧА ТОТУ СӘНГАТЕ
Акчаларны янга калдыру буенча нинди генә лайфхаклар уйлап тапмыйбыз инде без! Тик йә алар файдасыз була, йә без үзебезнең “телим”нәрне кысага кертә белмибез. Ә бүген экономияләргә яратучылар өчен махсус метод турында сөйлибез. Ул да булса – какейбо. -
«ТАТАРЧА MEET-UP»: БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ ЧИТ ИЛ СТУДЕНТЛАРЫН ҮЗЕНӘ ТАРТА
Татар яшьләр берләшмәләре, проектлары турында ничек белергә? Аларга ничек кушылып китәргә? Бу сорауга җавапны 13 февраль «Татарча meet-up» чарасында белеп булды. УНИКС концертлар залына татар мохитенә битараф булмаган 500гә якын студент җыелды. -
КИЯҮГӘ ЧЫГУ ТӘКЪДИМЕН ЯСАР ӨЧЕН... ГАРФИЛД БУЛЫП КИЕНЕРГӘ КИРӘК!
Чит илдән кайтып килгәндә, сине моңарчы мультфильмнарда гына күрергә күнеккән Гарфилд мәчесе каршыласын әле! Моңа өстәп, бер бәйләм чәчәк белән, тезләнеп, кияүгә чыгарга тәкъдим дә итсә, билләһи, хуштан язарсың! Эльвина Батырованы бу хуштан яздырмый-яздыруын, тик бәхетле мизгелләр елатырга мәҗбүр итә! -
ЛЕНАР ГАБДРАХМАНОВ: «ПРАВА» АЛУНЫ БДИ ТАПШЫРУ КЕБЕК ИТӘР ИДЕМ!»
Юк-юк, машина йөртергә өйрәнүче яшьләрне, БДИдагы кебек, дер калтыратырга җыенмыйлар. Ә автомәктәпләрнең тиешле дәрәҗәдә белем бирүен һәм юлларга чыккан яшь йөртүчеләрнең грамоталы булуын телиләр. Быелдан башлап, автомәктәпләрнең дилбегәләрен тагын да катырак тотачаклар. Моңа 2019 елда 2 еллык кына тәҗрибәсе булган яшь автомобильчеләр аркасында 31 кеше һәлак булуы сәбәпче. Бу, 2018 ел белән чагыштырганда, 2 тапкырга диярлек күбрәк. -
«ШКОЛА 21»: НИНДИ СЕРЛЕ МӘКТӘП БУ?
Шушы көннәрдә Казанда моңа кадәр аналоглары булмаган мәктәп ачылды. «Школа 21» – Сбербанкның белем бирү проекты. Аның ярдәмендә якын берничә елда дөнья дәрәҗәсендәге прораммистларны әзерләячәкләр. -
10 ИҢ АБРУЙЛЫ ЯҢА БЕЛГЕЧЛЕК (ТОП-10)
11нчедә укучыларның башлары бер яктан БДИны тапшыру белән томаланган булса, икенче яктан – югары уку йортын сайлау белән. Иртәгә хезмәт базарында ихтыяҗы зур булган хезмәткәр булыр өчен, кая укырга кереп, нинди һөнәр алып чыгарга? Бу сорау бүген күпләрне борчый. Эш бит әле монда 5-10 елдан әле һаман да ихтыяҗы булган һөнәрләр турында бара. Алдан кычкырган күкенең башы авырта, дисәләр дә, алдан кайгырып куйганның киләчәктә, киресенчә, башы авыртмаска мөмкин. -
IKEA ӨЧЕН ПРОДУКЦИЯНЕ АВЫЛ ЯШЬЛӘРЕ ТЕГӘЧӘК!
6 февральдә Казанда Авыл яшьләренең халыкара конгрессы башланып китте. Өч көн дәвамында дөньяның 25 иленнән булган, авылда яшәүче яшь лидерлар авыл тормышын үстерү мөмкинлекләре турында фикер алышачак. -
«БЕЗНЕҢ ТАТАРСТАН»: ПРОЕКТЛАРЫҢНЫ ТӘКЪДИМ ИТ ТӘ, ГРАНТ ОТ!
Шушы көннәрдә «Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе» республика форумына старт бирелде. Анда 14-30 яшьлек егет-кызлар, Татарстанның балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре активистлары катнаша ала. -
ФАНДОМАТ – ТРЕНД КЫНА ТҮГЕЛ!
Суны эчтең дә, шешәсен чүп савытына ташладың. Тик хәзер аны, чүпне аерым җыю трендына ияреп, фандоматка салып була. Әле, җитмәсә, моның өчен баллар килеп тә барачак. Соңыннан бүләккә дә ия булырга мөмкин! Шәп бит, ә! -
«ХИКМӘТ ӘКИЯТЛӘРЕ» ПРЕМЬЕРАСЫ: «МИМИШНЫЙ» СПЕКТАКЛЬ, ДИСНЕЙ МУЛЬТИКЛАРЫ ҺӘМ ГЕЙША-АЙШӘ МАҖАРАЛАРЫ
Французларча әкият, Дисней мультфильмнарына охшаш булуы, электрошокер, һаваөрдергеч, зәвыклы костюмнар – болар барысы да Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театрының чираттагы премьерасы – «Хикмәт әкиятләре»ндә. Бурятия режиссеры сәхнәләштергән бу постановка үзендә серлелек, маҗаралылык, динамиканы да саклый. -
«АКЧАМ БАРАБАН АЛЫРГА ДА ҖИТМИ», яки МИҢНЕХАНОВ ЯШЬ УКЫТУЧЫНЫ МУЗЫКАЛЬ ИНСТРУМЕНТ БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТӘЧӘК
«Сорамаган балага имезлек каптырмыйлар», диләр татар халкында. Бүген Татарстан Мәдәният министрлыгы коллегиясендә дә моңа ачык мисалны күреп булды. Әле 2019 елда гына укыта башлаган яшь, белгеч Татарстан Президенты каршында чыгыш ясап, үз проблемаларын ачык итеп әйтә алды. Нинди җиһазларга кытлык булуын да, борчыган мәсьәләләрен дә әйтте. Шунда ук Президент тарафыннан хәер-фатыйха, хуплау да алды.
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?