«ХИКМӘТ ӘКИЯТЛӘРЕ» ПРЕМЬЕРАСЫ: «МИМИШНЫЙ» СПЕКТАКЛЬ, ДИСНЕЙ МУЛЬТИКЛАРЫ ҺӘМ ГЕЙША-АЙШӘ МАҖАРАЛАРЫ
Французларча әкият, Дисней мультфильмнарына охшаш булуы, электрошокер, һаваөрдергеч, зәвыклы костюмнар – болар барысы да Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театрының чираттагы премьерасы – «Хикмәт әкиятләре»ндә. Бурятия режиссеры сәхнәләштергән бу постановка үзендә серлелек, маҗаралылык, динамиканы да саклый.
«Хикмәт әкиятләре» «Сукыр падишаһ» һәм «Гашыйк Болыт» дигән ике тарихны үз эченә ала. Бер карасаң, икесе ике төрле булып тоелган әсәрне берләштерүче әйберләр дә шактый. Моның турында бераз соңрак. Ә хәзер әкиятләрнең үзләренә тукталыйк.
«Сукыр падишаһ»
Пәрдә ачылуга сәхнәдә соры турыпочмаклар, аларга аяк, кул эзләре төшерелгәнлеген күрәбез. Битлекләр алдан ук күзе күрмәгән падишаһ турында искәртә сыман. Иң беренче булып сәхнәгә чыккан Ваемсызлык патшабикәсенең (Наилә Кәримова) чын миссиясе спектакль ахырына кадәр сакланыла. Ул тышкы кыяфәте белән Г. Андерсенның салкын канлы Кар патшабикәсен хәтерләтә. Ваемсызлык патшабикәсе, синтезаторда уйнап, «Бишек җыры» көенә вакыйгаларны тасвирлый башлый.
Әлеге спектакль башында ук ул Дисней мультфильмнарына охшаш кебек тоелды. Чөнки актерларның киемнәре дә, үз-үзләрен тотышлары да анимацион фильмнардагы сыман. Тамашада төсләр белән уйнауга да зур урын бирелгән. Вакыйгалар соры төс камап алган падишаһ сараенда бара. Әйтерсең лә, биредә изгелеккә, яхшылык, мәрхәмәтлелеккә урын юк. Чөнки падишаһның уенда – сугышу, җирләрне яулап алу гына. Тагын кара һәм кызыл төсләр көрәшен дә күрәбез. Болар инде хакимлек итүне аңлата.
Кайсы улы коткарыр?
Биредә кешелеклелек мәсьәләсе белән бергә аталар һәм балалар проблемасы да ярылып ята. Чөнки падишаһның өч улы бер-берсе белән дә, әтисе белән дә тыныша алмый, әтиләрен калдырып китә. Өлкән улы (Илназ Хәбибуллин) башка җирдә тәхеткә утыра, уртанчы улы (Булат Гатауллин) мәгънәсез юлга баса. Ә төпчек улы (Эльдар Гатауллин), әтисе тарафыннан куылуына карамастан, үзендә кешелеклелек сыйфатларын саклап калып, әтисен терелтер өчен, шифалы туфрак эзләргә китә. Аңа кыя-таулар кичәргә туры килә, ул сараннар шәһәренә дә, үле агачлар каласына да эләгә... Андагы кешеләрнең чын кешелеклелек сыйфатларын югалтканын аңлый. Бу шәһәрләрнең барысы да хәзерге заман вәзгыятен ачып сала сыман. Алардагы халык бер-берсеннән шикләнә, ышанмый, хыянәтләр арта, кеше бер-берсенең күзен чукый, үз кесәсен тутыру җаен карый, һәркем үзе яшәгән җирен генә кайгырта, әйләнә-тирәне пычракка батыра, һәм шул әшәкелеккә үзе бата...
Крафт пакетлар, зур битлекләр...
Сукыр падишаһны (Илнар Низамиев) тасвирлау өчен, аллегорик образлар кулланыла: озын керфекләр, зур күзләр ясалган ап-ак битлек. Гомумән алганда, детальләргә киң урын бирелгән постановкада. Мисал өчен, вәзирләр сараенда булганда, Падишаһ улларына өстәл теннисы уйнарга туры килә. Шунда кул чапкан тавыш теннис шарының бер яктан бер якка күчүен аңлата. Тагын бер кызыклы деталь – Падишаһ артыннан барган кешеләр ботинкаларын салса да, бер җепкә тезелгән аяк киемнәре патша артыннан баруны дәвам итә.
Хакимлек патшалыгындагы Зирәк патша (Илназ Хәбибуллин), Миһербанлы Патша (Илфат Гыйбадуллин), Мәшгүль Патша (Рәис Әхмәтзакиров), Мәсхәрәләүчән Патша (Булат Гатауллин) – барысы да битләренә бер төсле крафт пакеттан ясалган битлек кия. Әйтерсең лә, үз йөзләре юк, һәм алар бары тик кырыс законнар белән генә эш итә! Биредә рөхсәт кәгазьләре, резолюция телендә генә сөйләшәләр шул.
Әмир патшалыгында бар кешенең дә трендта икәнлеген күрәбез. Аларның костюмнары да ни тора! Барысы да «гламурный»: Әмирнең апасы (Назлыгөл Хәбибуллина) леопард төсендәге тун-тренчтан, Әмирнең ярдәмчесе (Булат Гатуллин) перчаткаларын да модельерлар эшләгән сыман. Биредә көлмәс җиреңнән көләргә туры килә. Нәкъ менә Падишаһның уртанчы улы әтисенә ярдәм итеп, бер уч шифалы туфрак алып кайта да инде. Башка сугышлар алып бармау шарты белән улы әтисенең дөньяга күзләрен чын мәгънәсендә ачарга ярдәм итә.
«Гашыйк Болыт»
Әлеге спектакль, беренчесе белән чагыштырганда, аның капма-каршысы. Ул шундый якты, көчле динамикалы һәм яшьләр теле белән әйткәндә, мимимишный инде менә! Пәрдә ачылуга ук, игътибарны асты-өскә күтәрелеп, чәчәкләр асылынып торган түшәм җәлеп итә. Бу – вакыйгалар барган төп урын, баш героиняның асыл бакчасы.
Әкият дүрт клоун-дәрвишнең шушы тарихны тасвирлавы белән башланып китә. Дәрвиш уйнаган тылсымлы флейтадан геройлар пәйда була да инде: Кара Сәйфи (Эльдар Гатауллин), Ат (Илназ Хәбибуллин), Куян (Илфат Гыйбадуллин), Күгәрчен (Рәис Әхмәтзакиров), Тигәнәк (Илнар Низамиев). Башларына куян, күгәрчен битлекләрен кигән актерлар, кирәк вакытта аларны салып та куя, кире дә кия. Кара Сәйфи исә Чарли Чаплин образына охшаш: эшләпәле, озын кара мыеклы, таяклы, чын джентльмен инде менә!
Айшә – гейша?
Төп героиня – Айшә (Рузанна Хәбибуллина) һәм аның бакчасында барган әлеге әкият һәркемне үзенең маҗаралы булуы белән җәлеп итә. Баш героиня Айшәнең киенү рәвешен, образын гейшаларныкына охшаттым. Кап-кара чәчле, зур керфекле булуы, өстендә япон стилендәге панчо киюе дә шуңа параллель сыман.
Тышкы яктан ялтыраса да, эчтән «калтырый» Сәйфи: күңеле тулы явызлык һәм пычраклык аның. Ул Айшә бакчасын сатып алырга тели. Тик көтмәгәндә, флейтадан Болыт (Булат Гатауллин) очып чыга. Ул образ нәкъ чып-чын Болыт инде менә: аксыл, күк төсендәге киемнәр кигән, шундый йомшак, тәти, мамыксыман. Бу Болытка утырып, күккә очып китәсе килә башлый хәтта.
Кара Сәйфи Айшәгә кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Шул вакытта, спектакль әйтерсең лә маҗаралы мюзиклга әверелә. Айшә инде күптән кияүгә чыгып, Сәйфи белән тормыш итә башлый. Баксаң, бу – гадәттәгечә кыз башындагы алдан хыялланып куйган уйлар була. «Увидела его, вышла замуж и родила троих детей», дип әйтәләр бит әле. Биредә дә Айшә шушы схема буенча фикер йөрткән була. Нәтиҗәдә, бу әкият-а-ля-кино «пленка»сы бик күпкә алга әйләндерелгән булып чыга. Ләкин соңыннан барысы да үз урынына баса, һәм «пленка» артка таба кире әйләндерелә.
Ахыр чиктә Айшә Болытка кияүгә чыга. Болыт Кара Сәйфигә каршы барып карый: хәтта электрошокер (!) да куллана! Тик Сәйфи дә кул кушырып утырмый: һаваөрдергеч белән Айшәнең бакчасындагы бөтен чәчәкләрен корыта. Әлеге җайланма Джеймс Бонд фильмнарындагы пистолетка охшап китә хәтта. Сәйфи үзе дә Бондтан калышмый: кара күзлекләре, барысын да төгәл башкаруы белән...
Кызганыч, бу спектакль ахырында, Сәйфи Болытны үтергәч, Айшә бакчасында ялгызы кала. «Болыт мине коткарды, безне коткару хакына һәлак булды», ди. Буяу баллоны белән болыт рәсемен ясап, аны кочаклый. Шулай итеп, үзенең мәхәббәтенең гомерлек булуын күрсәтә. Әкият ахырында Кара Сәйфинең явыз көчләре ярдәмендә җиңеп чыгуы гына шатландырмый.
Режиссер нәрсә ди?
Әлеге спектакльне Бурятиядән килгән режиссер Сойжин Жамбалова куйган, текстны Халисә Уразова тәрҗемә иткән.
– «Хикмәт әкиятләре»н укыгач, шушы ике әсәрне бер спектакльгә берләштереп була дигән фикер туды. Беренче әсәрдә Сукыр падишаһны терелтер өчен улы бер уч туфрак эзли, икенчесендә вакыйгалар тынычлык, рәхәтлек, мәхәббәт булган бер почмак җирдә бара. Бездә «Пушкин әкиятләре», «Андерсен әкиятләре», «Гофман әкиятләре» дигән брендлар бар, «Хикмәт әкиятләре» турында искә төшерсәләр, шәп булыр иде. Без икенче әкияттә мультиклар системасын булдырдык, бу картина алмашынуны тизләтү өчен кирәк иде. Икенче акт бераз французлаштырылган тарих иде. Чөнки мәхәббәт белән бәйле тарих мимнар, клоунадага мөрәҗәгать итәргә этәрә, – ди режиссер.
Постановканы куючы рәссам Геннадий Скоморохов әйтүенчә, ул бу ике тарихның бер-берсе белән диалогта булуын теләгән. «Шушы ике әсәрне берләштерү миңа, рәссам буларак, фантазиягә бирелергә ирек бирә», – ди ул. Спектакльгә музыка да үзенчәлекле. Аны шулай ук Бурятия композиторы Дахалэ Жамбалов язган. Ул Көнчыгыш мотивларын хәтерләтә. Актерларның пластик ягы да зур дәрәҗәдә. Уйланырга, урыны белән рәхәтләнеп көләргә мәҗбүр иткән спектакль – Кариев театры копилкасына тагын бер +1 өсти.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев