Логотип Идель
Белми калма

ОЛЕГ ГАЗМАНОВНЫҢ «РОДНИКИ.ДЕТИ» ҖЫР ПРОЕКТЫ КАЗАНДА ҮТӘЧӘК

Казанда 29 май-1 июнь көннәрендә «Родники.Дети» дип исемләнгән балалар өчен җыр бәйгесе уза. Бу проектның сәнгати җитәкчесе – Россиянең халык артисты Олег Газманов. 1 июнь көнне бәйгенең финалы зур концерт форматында үтәчәк. Бу хакта бүген «Татар-информ» матбугат концеренциясендә әйттеләр.

Бу чарага Казанга күп мәртәбәле кунаклар килүе көтелә. Танылган рус эстрадасы йолдызлары, Олег Газманов белән очрашу мөмкинлеге булачак. Финал, зур гала-концерт 1 июнь, балаларны яклау көнендә, Камал театрының яңа бинасында узачак. Аны «Голос.Дети» финалисты, талантлы Казан егете – Сәет Галиуллин алып барачак.

«Конкурста Татарстан «Ежевика» фолк-проектын тәкъдим итәчәк», дип хәбәр итте ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлеева.

Жюри составында Олег Газмановтан тыш, Россиянең атказанган артислары ЗараСергей Войтенко и Юта да булачак. Газманов әйтүенчә, бу милли проект үз эченә 10 миллионнан артык кешене сыйдырган инде.

«20 еллап элек уйлап табылды бу проект. Монда төрле милләтләр җыры җыелган. Шуңа күрә җанлы да инде ул. Олыларның конкурсларына караганда балаларныкы күбрәк ошый миңа», – диде ул.

Конкурс Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклап калуга һәм ныгытуга, шулай ук иҗади сәләтле балаларга һәм балалар җырлары авторларына ярдәм итүгә юнәлтелгән. Проект конкурс кысаларында балаларга үзен һәм җырларын бөтен дөньяга күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Бәйгенең максаты – патриотик җыр хәрәкәтен булдыру. Катнашучыларның остазлары һәм кураторлары булып Россия эстрадасы мэтрлары торачак. Россиянең барлык почмакларыннан җыелган талантлар бергә очрашачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев