КАЗАНДА БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР VK FEST ҮТӘЧӘК
Казанда 29 июнь көнне беренче VK Festның узачак урыны – «Чаша» ЗАГС үзәге. Төп хедлайнер – БАСТА. Шулай ук Элвин Грей да булачак. Кунаклардан – Юлия Савичева, ZOLOTO, Три дня дождя, «Хлеб», «Комната культуры» көтелә.
Чарага ике төр билет тәкъдим ителә — өлкәннәр һәм балалар өчен. Организаторлар сүзләреннән аңлашылганча, VK Fest билетларын сату системасы стандарт фестиваль практикасында эшли: сату башында билетлар минималь бәядән тәкъдим ителә, ә вакыйга якынлашкан саен һәм чарага кызыксыну арткан саен, аларның бәясе үзгәрә.
VK Fest 2015 елда социаль челтәр «ВКонтакте» һәм «Радио Рекорд» тарафыннан оештырылган ачык һавада узучы музыкаль һәм күңел ачу фестивале. Бу Казанда беренче тапкыр үтәчәк. Быел VK Fest кысаларында концертлар шулай ук Чиләбе, «Сириус», Санкт-Петербург һәм Мәскәүдә дә планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев