Логотип Идель
Белми калма

«АЛТЫН КАЛӘМ»ГӘ КИЛГӘН ГАРИЗАЛАР САНЫ БЫЕЛ РЕКОРД КУЙГАН

Быел республикакүләм «Алтын каләм» яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивалендә катнашырга теләүчеләрдән барлыгы 356 гариза килгән. Шуның 106сы гына сайлап алынып, проектка үткән. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә әйттеләр.

«Алтын каләм» бәйгесендә медиа өлкәсендә актив шөгыльләнүче 14-24 яшь арасындагы мәктәп укучылары һәм студентлар катнаша ала.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министры урынбасары Айгөл Сабирова фестиваль турында: «Алтын каләм – зур, бай тарихлы фестиваль. Ул быел 29 нчы тапкыр уздырыла. Без проект командасы белән һәр юнәлешкә остазларны билгеләп чыктык. Алар күренекле шәхесләр. Үзләрен сынап караучылар быел күпкә артты. Бу сан – бер урынга 3тән артык кеше, дигәнне аңлата. Шулкадәр гариза арасыннан 106 перспективалы яшьләрне сайлап алдык», – диде.

Фестивальдә күчмә белем бирү мәктәбе программасы бар, аның кысаларында катнашучылар ММЧ, телерадиокомпанияләр редакцияләренә, КФУның профильле кафедраларына, шулай ук республиканың төп яшьләр мәйданчыкларына йөриләр.

Фестивальдә катнашучылар Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында һәм КФУ журналистикасының Югары мәктәбендә, «Татарстан» ДТРК, ТНВ, «Шаян ТВ», «Болгар радиосы» радиомәйданчыгында, шулай ук «Вертолет» Яшьләр үзәгендә булганнар. Программа блогерлар белән очрашуларны, практик мастер-классларны һәм үз медиапродуктларын әзерләүне үз эченә ала. Катнашучылар «Заречье» лагеренда яши.

Фестиваль 3 апрельдә башланып киткән иде. Бәйге этаплары онлайн һәм офлайн форматларда уза, индивидуаль һәм коллектив номинацияләрне үз эченә ала. Катнашучыларда иң зур кызыксыну уяткан юнәлешләре «Телевидение һәм видеоблогинг» (16 катнашучы), «Рус телендәге басма журналистика» (14) һәм «Фотожурналистика» (13) булган.

Икенче тапкыр Татарстан югары уку йортларының һәм махсус урта уку йортларының студент медиаүзәкләре өчен трек үткәрелә. Катнашучылар Гаилә елы, фәнни-технологик үсеш, патриотик тәрбия, сәламәт яшәү рәвеше һәм милләтара бердәмлек темасына проектлар әзерлиләр. Иң яхшы коллективлар медиаүзәкләрне үстерүгә 1 млн сумга кадәр сертификатлар алачак.

Фестивальдә җиңүчегә төп бүләк – Гран-при, бу – «медиа» юнәлеше буенча югары уку йортында белем алу мөмкинлеге, шулай ук номинацияләрдә җиңүче һәм призерлар дипломнар, махсус бүләкләргә ия булачак.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев