«УРАМ» ЭКСТРИМ-ПАРКЫ 2025 ЕЛГА ҖӘЙГЕ СЕЗОН КОНЦЕПЦИЯСЕН ИГЪЛАН ИТТЕ
24 майда Россиянең иң зур экстрим-паркы булып саналган «УРАМ» паркы җәйге сезонын ача. Бу көнне монда гадәттәгечә спорт ярышлары, иҗади һәм белем бирү буенча мастер-класслар, кояш баю кичәсе һәм башкалар узачак.
Быелгы җәйге сезонның концепциясе – «УРАМ – синең җәйгә планнарың» («УРАМ – твои планы на лето»). Монда иҗатка, аралашуга, хәрәкәт һәм ял итүгә бернинди киртәләр куелмый. Традиция буенча җәйге сезон программаларга бай булачак. Төпләре чараларны карап китик:
24 май: җәйге сезон ачылышы
23-25 май: «НУР» халыкара медиа сәнгать фестивале
31 май: «Яшел марафон» йөгереше
1 июнь: «УРАМ» – балалар өчен урам культуралары фестивале
21 июнь: скейтбординг көне
28 июнь: Бөтенроссия яшьләр көне
28 июнь: баскетбол буенча ТР Чемпионаты 3х3
4-6 июль: BMX-фристайл буенча Россия чемпионаты
4-6 июль: роллер-спорт буенча «Квады Фест» фестивале
17-21 июль: Urban games Бөтенроссия урам уеннары
20-23 август: брейкинг һәм урам сәнгате буенча «Комбонэйшн» Халыкара турниры
30 август: «УРАМ» – урам культуралары фестивале
Шул ук вакытта программаны оештыручыларның бер өлеше булып Казан халкы һәм паркка килүчеләр дә була ала. Шул исәптән «Кружки на полях» дигән яңа формат булдырыла, ягъни һәркемнең үз түгәрәген (очрашулар/чаралар сериясен) уздыру мөмкинлеге булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев