Логотип Идель
Бу – тема!

«ТАТАРЧА MEET-UP»: БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ ЧИТ ИЛ СТУДЕНТЛАРЫН ҮЗЕНӘ ТАРТА

Татар яшьләр берләшмәләре, проектлары турында ничек белергә? Аларга ничек кушылып китәргә? Бу сорауга җавапны 13 февраль «Татарча meet-up» чарасында белеп булды. УНИКС концертлар залына татар мохитенә битараф булмаган 500гә якын студент җыелды.

Чит илләрдән, чит төбәкләрдән килгән студентлар белән очрашуны Бөтендөнья татар яшьләре форумы беренче тапкыр уздыра. Шәһәргә килеп таралган, кала ыгы-зыгысында югалган яшьләрне татар темасына якынайтасылары килә оештыручыларның.

– Татарстанда чит илдәге ватандашларыбызны республикага кайтару буенча программа эшли. Казанның югары уку йортларына чит ил яшьләрен укырга кертү буенча билгеле бер квоталар бирелә. Безнең максатыбыз – мондый яшьләрне шәһәрдәге татарча берләшмәләр белән таныштыру. Казанның рус телле шәһәр генә түгел, ә биредә татар телле контент, татар мохите бар икәнлеген күрсәтәсебез килә. Бу аларның шәһәргә тизрәк ияләшүе өчен кирәк. Алар арасында киләчәктә татарча проектларның менеджерлары үсеп чыгар, дип уйлыйм, – ди Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова.

Казахстаннан – Казанга!

Казахстанның Актүбә шәһәреннән булган Диас Булатов бүген КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар югары мәктәбенең 1нче курс студенты. Бу чарага ул үзенең төркемдәшләре белән кызыксынып килгән. Нәкъ менә Казанны уку урыны итеп сайлавының сәбәпләре дә бар аның.

– Биредә Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән чагыштырганда, арзанрак. Татарстан Казахстанга бераз охшаш, рухи яктан якын, мәчетләр дә күп. Казанны мин үзем сайладым. Әти-әнием башта нейтраль карашта иде. Чөнки бездә шундый язылмаган канун яши: әгәр син Казахстанда яшисең икән, син шунда калырга тиеш. Соңыннан миңа үземә сайлау мөмкинлеге бирелде. Беренче ярты ел җиңел узды, ияләшү дә авыр түгел иде. Татар теле казах теленә охшаш. Әгәр миңа килеп, татарча эндәшсәләр, мин аңлыйм, тик җавап кайтарып әйтә алмыйм, – ди Диас.

Буш вакыты бик калмаса да, егет Казан Кремле, “Казан” гаилә үзәген яратып өлгергән. Алга таба республикадагы кайбер урыннар белән хозурланырга тели. Укуын тәмамлагач. 1-2 ел Казанда калып эшләргә җыена. Чөнки биредә эшкә урнашу җайлырак булачак. Диас коммерцияле бүлектә укый. Бары тик укырга кергәч кенә, махсус дәүләт квоталары, дәүләт линиясе буенча кереп булганлыгын белгән.

Баш миенә разминка

«Татарча meet-up» башланыр алдыннан яшьләрнең бераз баш миләрен уйларга мәҗбүр иттеләр. Алар махсус сайтта 4 сорауның берсенә җавап бирде, экранда нәтиҗәләре чыга башлады. Татар әлифбасында ничә хәреф булганлыгы турындагы сорауга күп кеше дөрес җавап бирде. “Чәчәкле чәй белән чәй эчәбез” фразасының дөрес әйтелеше турында да баш ватарга туры килде студентларга. “Татарның иң зур дошманы” дигән сорауга күбесе “Явыз Иван”, дип җавап бирде. Тик оештыручылар әйтүенчә, дөрес җавап – “ялкаулык”.

Соңгы 10 елда татар студентларын җыйган бу беренче чара икән. Шушы чара ярдәмендә вузларда татар яшьләре активын булдырырга, проектлар белән эшләргә чакырырга җыеналар. Студентлар TED форматында кыска мотивацион чыгышларны тыңлады, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән танышты. «Ачык университет», «Татарча Википедия» проектлары  турында белде, сәнгать юнәлешендә эшли торган проектлары: «Әйдә шаяРТ» татар КВН лигасы җиңүчесе – «Алсу» командасы чыгышын карады, «Калеб» берләшмәсе, тел активизмы турында, заманча татар музыкасын иҗат итүчеләр YUMMY MUSIC PRODUCTION ширкәте белән танышты. Чараның икенче өлешендә катнашучыларны концерт программасы көтте. Илгиз Шәйхразиев һәм «Taraf» төркеме студентларны татар инструменталь музыка белән таныштырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев