Логотип Идель
Бу – тема!

«АКЧАМ БАРАБАН АЛЫРГА ДА ҖИТМИ», яки МИҢНЕХАНОВ ЯШЬ УКЫТУЧЫНЫ МУЗЫКАЛЬ ИНСТРУМЕНТ БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТӘЧӘК

«Сорамаган балага имезлек каптырмыйлар», диләр татар халкында. Бүген Татарстан Мәдәният министрлыгы коллегиясендә дә моңа ачык мисалны күреп булды. Әле 2019 елда гына укыта башлаган яшь белгеч, Татарстан Президенты каршында чыгыш ясап, үз проблемаларын ачык итеп әйтә алды. Нинди җиһазларга кытлык булуын да, борчыган мәсьәләләрен дә әйтте. Шунда ук Президент тарафыннан хәер-фатыйха, хуплау да алды. Аның барабаны да булачак, ул гынамы, ул инде бер аягы белән консерваториягә дә укырга керде!

Мәдәни үзенчәлекне саклап калу, кадрлар кытлыгы, яшь укытучыларның түбән хезмәт хакы – болар Татарстанның мәдәният өлкәсендәге проблемаларның әле берничәсе гына. Ә алар, чынлыкта, бихисап. Тик, шул ук вакытта, шатланырлык әйберләр дә юк түгел. Бүген мәдәният өлкәсендә 2019 елга йомгак ясап, 2020 елга максатлар куйдылар.

Кадрлар кытлыгы

Югары белемле яшьләрнең бик азы гына авылга укытырга кайтырга әзер. Бу уңайдан мәдәният өлкәсендәге яшь белгечкә ташламалы рәвештә җир участогы бирергә тәкъдим итә Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова. Бу проект федераль көн кадагына да кергән. Татарстанда мәдәният өлкәсендә яшь белгечләргә ярдәм күрсәтү йөзеннән 50 һәм 100 мең сум күләмендә акча түләнгән.

2019 елда Казан музыка көллиятен тәмамлаган Айдар Абдрахманов әле быелгы уку елында гына укыта башлаган. Югары Ослан районы егете андагы музыка мәктәбен тәмамлаган. Казанда эшләргә калу мөмкинлеге булса да, ул туган музыка мәктәбен хуп күргән. Хәзер Казан дәүләт консерваториясенә керергә ниятли. Шулай ук, Айдар – яшьләр вокал-инструменталь ансамблен оештыручы һәм җитәкчесе.

– Бездән, укытучылардан, илнең киләчәге тора. Шуңа да, укытучы һөнәре бик мөһим. Мин, яшь белгеч буларак, өстәмә акча алам, премия алдым. Миңа хезмәттәшләрем, район җитәкчелеге тарафыннан да ярдәм бар. Бу сумманы безнең коллективны үстерүгә тотарга телим. Әмма сумма бик аз, ул хәтта барабан алырга да җитмәячәк. Ләкин моның өчен дә рәхмәт инде. Авылда эшләргә калган башка яшь белгечләрнең бушлай рәвештә җир участогы алып, анда йорт төзү мөмкинлеге бар. Ләкин минем һәм мәдәният тармагындагы башка укытучыларның мондый мөмкинлеге юк. Яшь кешеләргә бу аеруча мөһим. Без заманча музыка кабинетын да булдырырга телибез. Аңа да җиһазландыруда ярдәм кирәк. Мәктәптә сәләтле яшь педагоглар эшләргә тиеш. Ләкин алар мәктәпкә бармый, югала. Дәүләт тарафыннан булган мондый ярдәм  аларны җәлеп итәр, яшь укытучыга икенче эш эзләү кирәк булмас иде, – ди Айдар.

Буыннар ни таләп итә?

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова фикеренчә, бүген мәдәни код – иң мөһиме. Үсеп килгән буында да мәдәни кыйммәтләрне саклап калу зарур. «Глобализация шартларында төбәкләрдәге генә түгел, төрле илләрдә яшәүчеләрнең дә киемнәре, туй йолалары, башка чаралары бер төрле. Боларның барысы да мәдәниятне, шул исәптән теге яки бу халык яшәгән территорияне юкка чыгаруга да китерә. Шуңа да заманча дөньяда үзенчәлекне саклап калу мөһим», – ди министр.

Бу юнәлештә министрлык үз алдына мәдәни сәясәтнең контурларын булдыруны күздә тота. Эчке сәясәтнең контуры – этномәдәни ихтыяҗларны канәгатьләндерүдә иҗади һәм профессиональ максималь уңайлы мохит булдыру. Тышкы контур исә, Россия һәм халыкара мәдәни киңлеккә максималь рәвештә керүдән гыйбарәт. Шушы контурның икесендә дә мәдәни киңлекнең кулай һәм адреслы булуы мөһим.

Бүген төрле буыннарның мәдәни өлкәдәге мәнфәгатьләре төрле. Ләкин мәдәният учреждениеләре һәркемгә уңайлы, кулай булырга тиеш. Буыннар 5 категориягә бүленә.

1. Традиционаллар (1928-1945 елларда туганнар)

2. Бэби-бумерлар (1946-1960 елларда туганнар). Иң актив аудитория. Быел шушы яшьтәгеләр оныклары белән бергә айга 1 тапкыр спектакльләрнең репетицияләрен бушлай караячак. Әлеге проект иң беренчеләрдән булып Яр Чаллы һәм Әлмәт театрларында башланачак.

3. Бэби-бумерлар (1961-1983 елларда туганнар).

4. Миллениаллар (1983-1995 туганнар). Иң күпсанлы армия. Алар өчен мәдәни чараларда заманча технологияләр куллану, биредә ачык мәйданчыкларда булуы мөһим. Мисал өчен, «7 көн эчендә кино», «Сишәмбе көн кич белән», «Калеб», «Таткультфест» проектлары – шундыйлардан. Ләкин бер проблема бар: бу юнәлештәге проектлар турында сөйли торган ресурс юк.

5. Z – яңа буыны (1996 һәм хәзергә көнгәчә туучылар). Замана балалары бөтенләй башка. Аларны кызыксындырырга, аларда тикшеренүчеләр рухын булдыру кирәк. Бу тәрбия ягыннан гына түгел, аларның әти-әниләренең рухи ягын үстерү өчен дә мөһим.

– Мәдәният объектларының репертуары анализы 0-3, 14-18 яшьлекләр аудиториясен колачламауны күрсәтә. Бүген республика театрларындагы спектакльләрнең 25 проценты “0+” маркировкасы белән. Ләкин ул дөрес куелмаган, андый спектакльләр яшь тамашачыларга кабул итү өчен авыр. Чынлыкта, 0+ һәм яшүсмерләр өчен спектакльләр булдыру бик күп төрле һөнәр ияләренең бергәләп эшләвен таләп итә. Практика шуны күрсәтә: бэби-спектакльләргә ихтыяҗ зур. Казанда татар телендә мондый постановка юк. Бу эшне башкаруда материал җитмәгәнлектән, 2020 елда бэби-театрларның халыкара фестивале уздырылачак, – ди Ирада Әюпова.

2019 ел дәвамында мәдәният өлкәсендә булган үзгәрешләр:

– модельле китапханәләр ачылуы

– 2019 елның 1 июненнән мәктәп укучылары дәүләт музейларына бушлай йөри ала

– Һәр айның беренче сишәмбесендә һәркем дәүләт музейларына түләүсез керә ала.

2020 елда ни көтелә?

– Театрларда «Мобиль дәресләр» уздырылачак

– Мәктәп укучылары спектакльләрнең репетициясен карый алачак

– Балалар сәнгать мәктәпләрендә капиталь ремонт уздырылачак

– Милли китапханәнең яңа бинасы ачылачак, Яр Чаллы дәүләт театры төзекләндерүдән соң ишекләрен ачачак

 «Бушка эшләтәләр, практикага кабул итмиләр»

Казан дәүләт мәдәният институты мәдәният өлкәсенә кадрлар әзерли. Ул Россиянең иҗади вузлары арасында беренче өчлеккә кергән. Иҗади вузлар арасында ул – WorldSkills ресурс  үзәге булган бердәнбер югары уку йорты. Тик монда да тәгәрмәчкә таяк тыгучылар табыла икән шул. «Мәдәният эшлеклеләренең 60 процентының профессиональ белеме юк. Кайбер эш белән тәэмин итүчеләр безнең студентларны практикага алмый, аларны волонтер буларак кына куллануны хуп күрә. Максатчан уку программасына да, чыннан да, сәләтле кешеләрнең керүен теләр идек», – ди  Казан дәүләт мәдәният институты ректоры вазифасын башкаручы Роза Әхмәдиева.

Иннополис Университеты техник вуз булуга карамастан, мәдәният һәм гуманитар өлкәләрдәге төрле проектларны да тормышка ашыра. Иннополис Университеты ректоры Александр Тормасов әйтүенчә, алар гарәп телендәге китапларны машина ярдәмендә укый торган форматка күчерә, «TatSoft» русча-татарча машина тәрҗемәчесен булдыруда катнашканнар, архитектура стильләрен классификацияләр.

ФИКЕР:

Ольга Ярилова, Россия Мәдәният министры урынбасары:

– Татарстан авыл мәдәният хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтүдә дә бөтен планетадан алда бара. Бу мәсьәлә федераль көн кадагында да тора. Бүген бездә «Культура. Гранты России», иҗади оешмаларга булышлык күрсәтү проектлары бар. Татарстанның Мәдәният министрлыгы – мәдәният тармагының бөтен күрсәткечләре буенча да әйдәп барган төп төбәкләрнең берсе. Республикадагы мәдәният югары рангка күтәрелгән. Музейларга йөрүчеләр саны буенча Татарстан – өченче урында. «Укучыларның мәдәни нормативы» проектына 360 мең укучы җәлеп ителгән. Әлеге проектлар барышында остаханәләр, мәдәни дәресләр оештыру планлаштырыла. Бу тәҗрибә Россия дәрәҗәсендә дә таралыш алачак

Президент ни уйлый?

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, йомгаклау сүзен әйткәндә, яшь белгеч Айдарга да тукталмый кала алмады.

– Айдар – консерваториягә укырга керергә реаль кандидат. Әлеге уку йортының ректоры биредә, без аны анда кертербез. Музыкаль инструментлар белән дә тәэмин итәрбез, биредә сораулар булырга тиеш түгел. Ул яхшы идея тәкъдим итте: без яшьләргә ярдәм күрсәтү ысулларын булдырырга тиешбез. Без бөтен туганнарыбызга җир участокларын бирәбез, укытучыларга моны гына эшли алмыйбызмыни?! Безнең җир юкмыни?! Безнең балаларыбызны укытачак кешеләргә ярдәм күрсәтү – бик яхшы ысул. Яшь укытучының авылга кайтып төпләнеп калуы мөһим, – ди ул.

Президент фикеренчә, мәктәп ул бина гына түгел, һәм анда үз эшенең патриотлары эшләмәсә, берни дә барып чыкмаячак. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, район-шәһәр җитәкчеләре үз җирлекләрендә нинди белгечләр кирәген белергә, шуннан чыгып, яшьләрне максатчан уку рәвешендә укытырга ярдәм итәргә тиеш.

Россия Мәдәният министры урынбасары да Айдарны исендә калдырган. Ул да аңа теләктәшлек күрсәтергә вәгъдә бирде. Аерым алганда, үзе белән хәбәрләшергә, иҗади проектына ярдәм итү өчен грантка документлар тапшырырга булышачагын әйтте.

фотолар Татарстан Республикасы Президенты сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев