Алинә МИННЕВӘЛИЕВА автор яңалыклары
-
ЯШҮСМЕРЛӘР ҖИНАЯТЬЧЕЛЕГЕ, МИЛЛИАРДЛАР ҺӘМ ПАССИВ РАЙОННАР – 2020 ЕЛДА ЯШЬЛӘРНЕ НӘРСӘ КӨТӘ?
Лагерьлар, яшьләр үзәкләре, яшүсмер клубларын төзү – болар бүген, әлбәттә, кирәк. Тик яшьләр белән бер дулкында булмасаң, диварга аткан борчак кебек, эшләгән эшеңнең нәтиҗәсез булуын, ташка таш белән атыласын көт тә тор” Шуңа да Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы быел дилбегәне ныклап тотарга тели. -
КАМОЛИДДИН БОБОХОНОВ: «РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВНЫҢ «ХӘЕРЛЕ ИРТӘ!»СЕ – ИРТӘРӘК ТОРЫРГА ЭТӘРГЕЧ»
Чит илдән кил дә, Татарстанның «Ел студенты» бул! Республикабызга моннан 5 ел элек килгән Үзбәкстан егете мондый дәрәҗәгә ирешермен, дип күз алдына да китермәгән. Әмма бу төш түгел, ә чынбарлык! КФУ студенты Камолиддин Бобохонов – «Ел студенты» республика премиясендә Гран-Прига лаек булды. Хәзер ул дөньяның теләсә кайсы вузында бушлай укый алачак. Бу һәм башка кызыклы мәгълүмат – «Ялкын» интервьюсында. -
КЫТАЙДАН ВИРУСЛЫ ПОСЫЛКАЛАР ҺӘМ... 1800 СТУДЕНТ - КОРОНАВИРУС БЕЗГӘ ЯНЫЙМЫ?
Кытайга көн саен барып тормасак та, Кытай айга бер тапкыр булса да, үзе безнең өйгә килә. Моның өчен “Ali Express” хезмәтенә рәхмәт. Тик бөтен дөньяны шаулаткан, бар Кытайны диярлек чолгап алган коронавирусның шушы посылкаларда булу куркынычы шом тудыра бит! Җитмәсә, әлеге сервис аеруча яшүсмерләрдә бик популяр! Гомумән алганда, Кытайдан кайткан посылкаларны никадәр зарарлы соң? -
2020 НЧЕ ЕЛДА ТАТАРСТАН ТУРИЗМЫН НИ КӨТӘ?
«Идел буе Болгары» проекты, студентлардан туризм юнәлешендәге диплом эшләре, яңа объектлар... Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты 2019 елга йомгак ясап, 2020нче елга яңа максатлар куйды. Саннарга күз салсак, былтыр Татарстанда 3,6 миллион турист кунак булган. Әмма, 2018 ел – FIFA футбол буенча дөнья чемпионаты уздырылган чордан әлеге күрсәткеч 200 меңгә азрак. Италия, Һиндстан, Төркия, Германия, Кытай туристлары аеруча еш килә икән. Соңгылары – иң күбе. -
«ЕЛ СТУДЕНТЫ»: ИҢ-ИҢНӘР БИЛГЕЛЕ!
Татарстан студентлары өчен иң татлы, рәхәт чак, каникуллар башланды. Алар аны гадәттәгечә "Ел студенты" республика премиясен бүләкләү тантанасы белән башлыйлар. Студентлар көнендә уздырылган әлеге чарада премиянең 15 еллыгының билгеләп үттеләр. Әле паспорт кына алган бу бәйге инде шушы еллар дәвамында күп үзгәрешләр кичергән. Тик шулай да аның асылы бер булып калган: иң яхшы, иң лаеклы студентларны ачыклау. -
ЧҮП-ЧАР! ТАШЛАГАНЧЫ 7 КАТ УЙЛА, БЕР ТАПКЫР ЭШКӘРТЕРГӘ ИЛТ!
Алар өйдә калдыкларны төрләргә аерып, сәүдә үзәгенә алып килә. Чүпне бушлай тапшырыр өчен хәтта яртышар сәгать чиратта торырга да әзерләр. Кемнәр бу юләрләр, дип уйлый күрмә! Бу кешеләр, киресенчә, моны аңлы рәвештә эшли. Серне ачам: алар – икенчел чимал һәм киемнәрне тапшыра торган Мобиль пункт катнашучылары. Үзем биредә катнашып карамаган булсам, казанлыларның чүп ташлауга карата нинди фикердә булуын белмәс тә идем әле! -
РОССИЯНЕҢ ЯҢА МӘГАРИФ МИНИСТРЫ – КЕМ УЛ?
21 гыйнвар кичендә Рособрнадзорның экс-җитәкчесесе Сергей Кравцов Россиянең яңа мәгариф министры итеп билгеләнде. Моңа кадәр министр кәнәфиендә 2018 елның маеннан бирле Ольга Васильева утырган иде. Кем соң ул яңа министр? Бүген шушы сорауларга җавап эзлибез. -
«D–DLINE» – «МАКСИМАЛКА»ДАГЫ «АЛТЫН КАЛӘМ»
Син яшь журналист яки фото, видео, дизайн, SMM юнәлешендә беренче адымнарыңны ясыйсыңмы? Алайса син “D–DLINE” белем бирү платформасы турында күптән ишеткәнсеңдер. Бүген аның финалистларының исемнәре билгеле булачак. Укулары башланырга да озак калмады. -
ОЛЬГА ВАСИЛЬЕВА МӘГАРИФ МИНИСТРЫ ТҮГЕЛ?
Михаил Мишустин җитәкчелегендәге Россиянең яңа хөкүмәте тиздән формалашып бетәчәк. Инде беренче үзгәрешләр дә сизелә. Һәрхәлдә, мәгариф, белем бирү өлкәсенә кагылганнары. -
РАДОМИР БЕЛӘН ДӨНЬЯ ТИРӘЛИ СӘЯХӘТ: 2 ЯШЬЛЕК МАЛАЙ РОССИЯ РЕКОРДЛАР КИТАБЫНА КЕРГӘН!
Үзенә бары тик 2 яшь. Шуңа да карамастан, ул инде 11нче сыйныфта булачак БДИга өстәмә баллар җыеп та өлгергән. Ә моның өчен дөнья тирәли узган сәяхәткә рәхмәт әйтәчәк әле ул киләчәктә. Сүзем Казан малае Радомир Казанбаев турында. Әти-әнисе белән сәяхәтләрдә утны-суны кичкән ул: экваторны кисеп чыккан, әллә ничә илдә булган, искиткеч шарлавыклар күргән, Кытай дивары аша тәпиләгән... -
НИЧЕК ДӨРЕС ИТЕП МАКСАТ КУЯРГА ҺӘМ АҢА ИРЕШЕРГӘ?
Ел башы – зур планнар төзү, максатларны билгеләү вакыты. Былтыр тормышыңда нинди нәтиҗәләргә ирештең, ә кайсы максатларың тормышка ашмыйча һавада эленеп калды? Андыйлар да булмый калмагандыр. Тик хәзер белгечләр ярдәмендә максатларны дөрес куярга өйрәнәбез. -
СНЮСЛАР: ГЕРОЙ ИТМИ, Ә ҮТЕРӘ!
Сәламәтлеккә куркыныч янаган бер афәтнең шаукымы тәмамланырга өлгерми, икенче “хайп” барлыкка килә. Соңгы арада яшьләр арасында снюс таралу очраклары күп. Кызганыч, саулыкка зыян килгәнен белсәләр дә, бу матдәләрнең никадәр куркыныч икәнен күз алдына да китерми кайберәүләр. -
ИНГЛИЗ ТЕЛЕННӘН БДИГА НИЧЕК ӘЗЕРЛӘНЕРГӘ?
Әле кичә генә «Ялкын» быел чит телдән мәҗбүри рәвештә имтихан кертелми, дип 9нчы сыйныф укучыларын сөендерде. Тик аңа карап кына инглиз, француз, алман, кытай телләреннән ТДИ яки БДИ тапшыручылар кимеми. Ә, димәк, имтиханнарга әзерлек тә бара дигән сүз. Бүген «Ялкын» чит телдән имтиханнар алдыннан нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйли. -
ТДИ: 9НЧЫ СЫЙНЫФТА ЯҢА ИМТИХАННАР ӨСТӘЛӘЧӘКМЕ?
9нчы сыйныф укучыларын инде ничә ел дәвамында яңа мәҗбүри ТДИлар (Төп дәүләт имтиханы – ОГЭ) барлыкка килә, дип куркыталар. Инглиз теле яки тарих фәненнән мәҗбүри рәвештә тапшырылырга тиешле ТДИлар кертелү мөмкинлеге турында күптән сөйлиләр. Тик быел 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар бераз җиңел сулап куя ала икән әле! -
«ЕЛ СТУДЕНТЫ-2019»: СТУДЕНТЛАР «ОСКАР»ЫНА ОЗАК КАЛМАДЫ
«Оскар» кинопремиясен әле 9 февральдә генә тапшырсалар, студентларның үз “Оскары”н инде 25 гыйнварда ук игълан итәчәкләр. Татарстандагы әлеге премия быел 15нче тапкыр уздырыла. Ул – республиканың вуз студентлары арасында иң көтеп алынган бәйгеләрнең берсе. 2020 ел да искәрмә түгел.
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?